Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Мул тормыш тырыш хезмәткә бәйле

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы” өчен бәйге игълан итте. Ул авыл җирлекләрендә үз хуҗалыкларында эшчәнлек алып баручы, тырыш хезмәт куючыларны яңа максатларга үсендерү, материал ярдәм күрсәтү максатында оештырылып килә. Быел әлеге бәйгедә безнең районның Түбән Биш авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкта күпләп терлекләр асраучы Сергей Руликович Михайлов катнаша. Хәер, инде аның әлеге бәйгедә туплаган тәҗрибәсе бар, ул 2015 елда “Республиканың иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы” исеменә лаек булган иде. Быел да сынатмаска исәбе.

Шунда тудым, шунда төпләндем


Сергей Михайлов туган авылы Түбән Биштә төпләнеп, зур хуҗалыкны алып бара. Бүгенге көндә аның 82 баш терлеге бар. Шуларның 35е сыер малы, 35ләп сарык һәм  атлары бар.


- Моннан 13 ел элек шәхси ярдәмче хуҗалык оештырып керештем бу эшкә. Без бит авыл җирендә терлек арасында үскән малайлар. Әти-әнием дә гомер буе терлекчелектә хезмәт куйдылар, үзебезнең хуҗалыкта да мал һәрчак күп асралды. Шуңа да бу эшне мин кечкенәдән белеп үстем, курыкмыйча алындым. Башта үзем биш баш терлек асрый башлаган идем, аннан Алабугадан 17 баш тана алып кайттым, шуннан китте бу хезмәт бер-берсенә үрелеп, - дип елмая Сергей Михайлов.


Шушы кадәр терлекне алар тормыш иптәше Гөлнара һәм 8 яшьлек уллары белән карап, тәрбияләп торалар. 
Алабугадан алып кайтылган 17 баш танадан алар үзләре бозаулатып, терлек санын арттыра баралар. Әлбәттә бу кадәр малга урын да кирәк. Сергей Руликович төп йорты белән янәшәдә булган тузган өйләр җирләрен сатып алып 7 хуҗалыктан бер зур шәхси ярдәмче хуҗалык оештыруга ирешә. Үзе яңа йорт сала. Маллар өчен сарай-утарларны да үзе ясый, аның зур гына ашлык саклау склады да, тимер кыру станогы да, үзе ясаган тегермәне дә, аппарат белән савылган сөтне китерү җайланмалары да, зур сөт казаны булган суыткычы да, тагын әллә ниләре бар. Сөт саву өчен Михайловларның 4 аппараты бар, аларның бер өлешен күпләп терлек асраучыларга бирелә торган программа белән район хакимиятеннән биргән булганнар. Хәзер инде ватылсалар да аларны Сергей үзе төзәтә, үзе көйли. 


- Бүгенге көндә 21 сыерны савабыз. Иртән таң белән маллар янына чыгып китәбез дә төш җиткәнен сизми дә калабыз, аннан инде көндез, кич ашату, кичке савым да килеп җитә. Элегрәк алган продукция - ит, сөтне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөреп сата идек, хәзер инде үзебездән килеп алучылар таптык, чөнки күп мал асрагач, бик чыгып китеп йөреп булмый. Көн саен сөтне 500 литр күләмендә  сөт кабул итүчеләргә тапшырабыз. Ит өчен малларны да махсус килеп чалып алып китә торган кешеләребез бар. Үзенә күрә эш җайга салынган, үрчетеп, үстереп, сыйлап кына өлгер, - дип сөйли хуҗалык башлыгы.


Бер эш икенчесен сорый


Терлекләргә азык әзерләү өчен Михайловлар 30 гектар җирне арендага алып, шуның 19 гектарында  арпа, бодай чәчеп үстерәләр, ә җирнең икенче яртысында печән  үсә. Узган ел 100 тоннага якын ашлык уңышы алганнар, 600 төргәк печән, 500 төргәк салам әзерләгәннәр. Ә язгы чәчүгә 5әр тонна күләмендә бодай һәм арпа орлыгы инде складта көтә.


“Хәзер орлыкларны чәчү башланганчыга кадәр чистартып аласы бар. Моның өчен махсус чистарту җайланмасы сатып алган идем, якын көннәрдә аны складка кертеп, бу эш белән мавыгу вакыты җитте,” – ди Сергей.


Аның ихатасында 4 тракторы, 1 комбайны, чәчкечләре, печән чаба торган җайланмалары бар. Аларның барасын да Сергей Михайлов иярли, ватыла калсалар, запчастьләрен сүтеп алып  үз токарь станогында  кырдыра, көйли. Ә инде төзәтү мөмкин булмаганнарын сатып ала. Инде әтисе кул арасына Арсений да керә башлаган, имгәнү куркынычы булмаган эшләрне әтисе аңа бик теләп тапшыра. Чөнки хуҗалыкта эш “тавык та чүпләп бетерә алмаслык”. Арсенийга исә кызык, ул техникага да хирыс, терлекләрне дә бик ярата. 
Хуҗалык булгач проблемалар да юк түгел, Михайловлар өчен бүгенге көндә иң мөһим мәсьәлә җир. 


“Менә бер зур проблема булып үземә җир сатып ала алмау тора. Пай җирләрен сатып алып, иген үстерү басуларын киңәйтү теләгем бик зур, әмма бу җирләрне алу өчен рөхсәт алып булмый. Югыйсә, кинәнеп ашлык үстерергә, үземнең терлекләргә җитәрлек корма әзерләргә булыр иде. Чөнки кайбер елларда табигать гел мул уңыш бирми, ашлыкның җитмәгән чаклары да була, аннан бермә-бер бәягә сатып алырга туры килә”, - ди ул.


Малларын ярата ул 


Кышын терлекләрне күршедә сатып алынган хуҗалык ихатасында утар ясап тотсалар, җәен су буендагы аланда электр көтүчесе белән әйләндереп алып тоталар. 
Терлекләре янына килеп керүгә хуҗаны иң беренче атлары әйләндереп алды. 


- Болар минем ярдәмчеләрем, җәен бергәләп көтү көтәбез, башка кирәкле эшләрдә дә булыша алар. Атларны матур хайваннар булганга күрә яратып асрыйм, - ди Сергей бахбайларның әле берсен, әле икечесен сыпырып.   

 

“Сергей Михайлов Түбән Биш авылында туып үскән һәм  инде дистә елдан артык шәхси ярдәмче хуҗалыгын тота. Ул мөгезле эре терлек, сарыклар  һәм атлар асрый, терлекчелекне үстерү өчен барлык шартларны үзе тудырды. Алар ирле-хатынлы  чын хезмәт кешеләре, бары тик үз көчләренә  генә таянып, барысына да ирешәләр.  Мондый тырыш кешеләр барыбызга да үрнәк”, - ди алар турында авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова. 


Әйе, хуҗалыгына килеп кереп экскурсия ясап хәйран әйләндек Михайловларның киң ихатасын. Күңелле монда бер яктан үгезләр  мөгри, бозаулар аваз сала, икенче якта сарыклар бэ-элди,  атлар кешнәп үзләре барлыгын сиздерә. Сыер малы  белән атлар инде дуслашып беткән, алар бергәләп утлап йөри, барысы да көрләр, матурлар. Терлекләрне күз белән карап барлап бетерергә дә шактый вакыт кирәк, ә аларның һәрберсен тәрбия кылып, асларын чистартып, ашатып, савып торуны күзалласаң гына да, Ходай ярдәм бирсен хуҗаларга, дип куясың. 
Тырышлыклары үзләренә кайтып торсын, сәламәт булсыннар. Ә республика бәйгесендә Михайловларның иң яхшылар арасында булуын телибез.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев