Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акцияләр

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Евдокия Агапова “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә кушылды

“Зәй офыклары” газетасы редакциясенә “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә кушылырга теләүче райондашларыбыздан фоторәсемнәр килү дәвам итә.

Шундыйларның берсе – Сәвәләй авылыннан Евдокия Агаповадан килде. 
Евдокия Васильевна гомере буена авылда яшәгән. Аңа 81 яшь. Ул терлекчелек тармагында эшләгән – бозаулар караган, сыер сауган. Лаеклы ялга “Искра” колхозының дуңгыз фермасында кочегар булып эшләп чыккан. Тормыш иптәше белән биш балага гомер биргән алар. Бүгенге көндә сигез оныкның, биш оныкчыкның кадерле дәү әбисе булып гомер кичерә Евдокия түти. Ул православие динен хөрмәт итеп, дини бәйрәмнәр үткәрә. 
 
-Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен бик яратып көтеп алам. Раштуа алдыннан 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торам, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә тукланам. 
Уразаны тәмамлап, без - керәшеннәр, православие динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндә, изге Раштуа бәйрәмен каршылыйбыз. Праваслау динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп — гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык — гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алабыз. Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта. Яңа елны, Раштуа бәйрәмен туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уздырабыз,- ди Евдокия Агапова.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев