Заинск-информ 16+
Рус Тат
Тарих

Тарих

Зәй шәһәренең барлыкка килү тарихы

Зәй шәһәре — Кама аръягы калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. 

РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель Указы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды. Башта авыл, аннан соң эшчеләр поселогы, ә соңыннан яңа шәһәргә бирелгән Зәй исеменең үзенә бер тарихы, үз төсе, үз йөзе бар. 1708 елда Казан, 1744 елдан башлап — Оренбург, 1865 елда — Уфа губерналар бистәсе статусын ала. 1920 елда ТАССР составына керә. Хәзерге Зәй 1978 елда Зәй эшчеләр бистәсе һәм Яңа Зәй кушылганлыктан оеша. 1935 елдан башлап 1963 елга кадәр һәм 1972 елдан башлап хәзергәчә Зәй районы үзәге.
Зәй аша Яр Чаллы — Әлмәт автомобиль юлы уза.

Халкы: 52217 кеше, шуның 39739ы шәһәрдә яши.

Шәһәр тибындагы поселок: 1957 нче елдан.

Шәһәр: 1978 нче елдан.

Мәйданы: 1862 кв. км.

Торак пунктлар: 86

Зәй шәһәренең барлыкка килү тарихы


Зәй шәһәре Урман Зәе һәм Дала Зәе елгаларының кушылдыкларында, Әгерҗе-Акбаш тимер юлы юлында урнашкан. Бүгенге Иске Зәй бистәсе урынында элек кала-шәһәр булган. Бер яктан Зәй суы, икенче яктан калын урманнар белән чорналган бу кальга-шәһәр кайчан салынгандыр, мәгълүм түгел. Әмма Зәй исеме тарихта XIV гасырдан билгеле. Шәһәребез тарихын өйрәнү өчен, без якташыбыз, 1838 елда вафат булып, Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылында җирләнгән Таҗетдин Ялчыгол исемле олуг галим калдырган тарих китапларына мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Ул калдырган фәнни әсәрләр арасында «Рисалә-и Газизә» белән «Тәварихы Болгария» китаплары бәяләп бетергесез кыйммәтле хезмәтләрдән санала. «Дәфтәри Чынгызнамә» белән «Тәварихы Болгария» китапларында Аксак Тимернең 1395 елларда Зәй тарафына килеп чыкканлыгы языла. Зәй исеме, нәкъ безнең туган ягыбыз буларак, борынгы кулъязмаларда очрый. Зәй бәклеге Бөек Болгар дәүләтенең бер илчесе булган. Таҗетдин Ялчыгол язуынча,  шулай ук бүгенге кайбер галимнәрнең фикеренчә, Кол Гали безнең якташыбыз булып чыга. 

«... Болгарда олуг дүрт бәкнең берсе — Габдулла ханның оныгы Мирхаҗи углы Кол Гали... Кол Гали кыргыз даласына качып, аннан атасының йорты Зәй тамагына килә». Габдулла XII гасырда яшәгән, дип уйларга нигез бар. «Зәй» сүзен, Зәй елгасының түбән тарафында калкулыкка салынган шәһәр атамасы буларак, 1180 еллар тирәсендә очратабыз. Хәтта борынгы харитада (картада) без ул шәһәрнең нәкъ бүгенге урында утырганын да күрәбез. «Җәгъфәр тарихы» китабындагы харитада Чулманга коя торган елгага «Тамта Зәй» дип язылган һәм нәкъ бүгенге Иске Зәй каласы утыра торган урында шәһәрне аңлата торган нокта куелган. Шул ук "Җәгъфәр тарихы"нда Җолыт би углы Тартуның Тамта төбәгенә олуг бәк (губернатор) итеп тәгаенләгәне турында языла. 

922 елда ислам динен рәсми кабул иткән атаклы Болгар ханы Алмыш(Алмас) падиша Зәйгә Тартуны олуг бәк итеп тәгаенли. 921-922 елларны Алмыш падиша Багдадтан илчеләр көтеп уздыра. Шуңа күрә  Тартуның Зәйгә хаким итеп җибәрелүе 918 ел белән 920 еллар арасында булырга тиеш, дигән нәҗтиҗә килеп чыга. Димәк, 918-922 еллар арасында инде Зәй каласы Тамта өлкәсенең баш шәһәре булып торган, һәм аның олуг бәге Җолыт углы Тарту булган.

Ә безнең шәһәр быел үзенең 372 еллыгын билгеләп үтә. Мең еллар элек Зәй елгасы буенда фин-угор кабиләләре яшәгән. VI-VII гасырларда алар Урта Азиядән килгән төркетләргә буйсынганнар. VII гасыр башында Бөек Венгрия дәүләте барлыкка килә. Беркадәр вакыттан соң аларны болгар кабиләләре кысрыклап чыгара һәм Бөек Болгар дәүләтен төзиләр. Зәй елгасының түбән өлешендә табылган кабер ташлары болгар кабиләләренә карый. Ә венгрлар бу җирләрдән күчеп китеп, хәзерге Венгриядә урнашалар. Зәй крепостенең төзелү тарихы күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652-1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Патша хөкүмәте биредә ногай, башкорт, кыргыз-кайсак, калмыклардан саклану өчен Кама аръягы саклану сызыгы төзи.

Крепость Дала Зәе елгасының биек уң ярында 1652 елның язында салына башлый. Аннан соң Иделнең уң ярыңда яшәүче крестьяннарны күпләп уңдырышлы, кара туфраклы Кама аръягына күчерү башлана. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Русиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Шул рәвешле, Дала һәм Урман Зәе елгалары буенда татар, рус, мордва, чуваш авыллары барлыкка килә.

1656 елда Зәйдә 181 гаилә яшәгән.

Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә.(81 кеше, 51 ихатада урнаша).

1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала. Крепостька берничә мәртәбә ногайлар һәм башкортлар һөҗүм итәләр. Шундый һөҗүмнәрнең берсе (1707 елның декабре) фаҗигале төстә тәмамлана: крепость ногай, башкортлар тарафыннан басып алына һәм яндырыла. Соңыннан ул яңадан төзелә.

 

Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы

1773-1775 нче еллардагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы алдыннан Зәйдә отставкадагы солдатларның 512 хуҗалыгы була. Аларда  яңа туган балаларны һәм картларны да исәпкә алып, 932 ир-ат исәпләнә.

1772 елның декабрендә Е. Пугачев кулга алынып, Казан төрмәсенә җибәрелә һәм 1773 нче елның 29 маенда ул аннан кача. 

1773 нче елның июненнән Пугачев Зәй елгасы буендагы Сарсас авылында (хәзерге Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылы) 5 атна дәвамында качып ята. Июль аенда ул Зәй аша Уралдагы Яик шәһәренә (хәзерге Уральск шәһәре) юл тота. 

1773 елның 17 нче сентябрендә Е. Пугачев беренче манифестын игълан итә һәм үзен Петр III дип атый. Зәй якларына Е. Пугачев үзенең гаскәре белән 1773 нче елның 24 декабрендә килеп җитә. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар көтеп алалар. Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан-Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла.
 

Крепость гарнизонының төп өлешен тәшкил итүче отставкадагы солдатлар, фетнәгә күтәрелгән крестьяннар басымы нәтиҗәсендә Зәйне 1774 елның 15 гыйваренда сугышсыз бирәләр. Әмма җиңүчеләрнең шатлыгы озакка бармый. Ике көннән соң , полковник Ю. Б. Бибиков җитәкчелегендәге хөкүмәт отряды килеп җитә. Крепостьның тирә-юнендә элекке тәртип урнаша. Әлеге тарихи факт турында А. С. Пушкин үзенең "Пугачев тарихы” нда яза: «Екатерина II, Зәй крепостенең сугышсыз бирелүенә ачуы килеп, үзенең указы белән шәһәр статусын бетерә һәм халыкның күп өлешен тирә-як авылларга тарата».

Февраль һәм Октябрь революциясе

Революциягә кадәр Зәй районында 12 925 крестьян хуҗалыгы, 34 помещик биләмәсе исәпләнгән. Февраль һәм Октябрь революциясе зәйлеләрнең тормышына зур үзгәрешләр кертә. Алар анда актив катнаша, крестьяннар тынычлык, җир турында Декретларны хуплап каршы алалар. 

1918 елның 5 нче гыйнваренда Зәйдә Совет власте игьлан ителә. Волость Советы бу төбәктә властьның крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүен белдерә. Әлеге Совет авыл җыеннарында сайланылган 120 кешедән тора. Башкарма комитетта 15 депутат, ә президиум 6 кешедән тора. Зәйдә Совет властен урнаштыруда һәм беренче партия оешмасын төзүдә Корчажка авылыннан И. Я. Горбуновның роле зур була, ә башкарма комитетның беренче рәисе итеп И. К. Дубинин сайлана. 

Җир турында Декрет нигезендә Стахеев, Холодовский, Матросов, Молостов һәм башка помещиклар җирләре (8 мең гектарга якын) крестьяннарга бирелә. Гражданнар сугышында бу җирләрне кулга корал алып сакларга туры килә. 1920 елның февралендә җирле крестьяннар шул корал белән баш күтәрә, ләкин бу юлы инде яңа властька каршы. Унтугызынчы гасырның икенче яртысы — егерменче гасыр башында Зәй Кама аръягында шактый зур административ үзәк булып санала. 

Халык саны буенча (Минзәлә шәһәреннән соң) икенче урында тора. Биредә күпсанлы земство учреждениеләре эшләп килә. Аларның кайберләренә күрше волостьлар да буйсына. Үзәктә земство хастаханәсе эшли, ул Зәй, Тәкмәк, Сухрау, Әхмәт һәм Яңа Спас волостьларына хезмәт күрсәтә.

Сәнәкчеләр фетнәсе

Зәй 1920 елда «Сәнәкчеләр фетнәсе» дип аталган көчле крестьян восстаниесе үзәгендә кала. Илнең хәле авыр була. 8 февралендә Казанга В. И. Лениннан телеграмма килеп төшә. Ул илне икмәк белән тәэмин итүгә бөтен көчне куюны йөкли. Урыннардагы җитәкчеләр үзләренә тапшырылган планны үтәү өчен мөмкин булмаганны да эшләргә тырышалар: крестьянның бөтен ашлыгын, хәтта чәчүлек орлыгын һәм соңгы бер уч онына кадәр алып чыгалар. Ач-ялангач крестьяннардан алар планның 100% ка үтәлүен таләп итәләр. Кайбер авылларда хәрби хәл игълан итәләр. 

Минзәлә өязенең Елан авылында берничә кешене кулга алып келәткә ябып куялар. Крестьяннар эчендә күптән кайнап-ташып торган ачу-нәфрәт тышка бәреп чыга. Алар сәнәк (15 рәсем), балта, көрәк, күсәк ише кораллар белән коралланып, продотрядчылар өстенә ташланалар, берничәсен үтереп ташлыйлар, кайберләрен кыйныйлар һәм әсир крестьяннардан бушаган келәткә ябып куялар. Продотрядчыларның калганнары коралларын ташлап кача. Әлеге хәлдән кайнарланган халык моның белән генә чикләнми, тирә-як авылларга чапкыннар җибәрелә. Еланлылар крестьяннарны восстаниегә кушылырга чакыра. Шулай итеп, фетнә башка авылларны да чорнап ала. Әнә шул рәвешле башланып киткән канлы мәхшәр бик тиз арада бөтен төбәккә күтәрелә. Тиздән восстаниечеләр Зәйне алалар һәм анда үзләренең үзәк штабларын төзиләр. Бары тик 23 февральдә генә кызылармеецлар сәнәкчеләрне җиңүгә ирешәләр, авылларны фетнәчеләрдән чистарту башлана.

Зәй соңгы йөз еллыкта

Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң зәйлеләр халык хуҗалыгын торгызуда, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә, илне индустрияләштерүдә дә лаеклы өлеш кертәләр. 20-30 нчы елларда Зәй волосте авылларында күмәкләштерү тәмамлана. Барлыгы 93 колхоз оеша. 

1930 елда Зәй волосте бетерелә. 

1935 елда Зәй авылы Зәй районының үзәге итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы вакытында зәйлеләр дә фронтта сугышканнар, тылда фидакарь хезмәт куйганнар. Ватаныбызны фашистлардан саклауда 11600 зәйле катнашкан, шуларның 4616 сы һәлак булган. 2800 дән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. 

Гулькин авылыннан Ларионов Г. Ф. һәм Иске Тәкмәктән Майков Н. И. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Сугыштан соңгы чорда күпләргә таныш булмаган Зәй төбәге бөтен илгә билгеле була. 

Тарих турында сылтамалар:
Сөббух Рафиков көндәлекләреннән өзекләрдән.
В. С. Малаховның «Зәй энциклопедиясе» һәм "Зәй тарихы буенча очерклар"ыннан. (Мәскәү, Ленинград, Уфа, Казан, Оренбург шәһәрләренен архивлары нигезендә)