Заинск-информ 16+
Рус Тат
Район турында

Район турында

Бу бүлектә сез Зәй районы, аның тарихы, истәлекле урыннары, туристлык объектлары турында мәгълүмат белән таныша аласыз. Татарстанның эре шәһәрләреннән Зәйгә кадәр күпме ара булуын да белергә мөмкин.

Зәй районы – Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан административ-территориаль  һәм муниципаль берәмлек. Ул Тукай, Сарман, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары белән чиктәш. Татарстан башкаласы Казаннан Зәйгә кадәр ара 233 чакрымны тәшкил итә.

Районның исеме Зәй гидронимыннан килеп чыккан, борынгы татар теленнән тәрҗемә иткәндә «сай», «тирән түгел» дигәнне аңлата. Зәй муниципаль районы составына 22 авыл җирлеге һәм 86 торак пункт керә. Районның мәйданы 1842,40 кв. км тәшкил итә.2024 елның 1 сентябренә Зәй районында халык саны 53 698 кеше исәпләнгән. Районның административ үзәге – Зәй шәһәре, ул Үзәк, 35 квартал, Яңа шәһәр, Зәй-2, Мирный, Кармалка, 4нче микрорайоннардан тора.

Зәй климаты уртача континенталь. Җәй монда җылы, ләкин җитәрлек дымлы түгел, уртача тәүлеклек температура +15 °с чамасы. Әмма кыска вакытлы эсселек һәм корылык чоры 10-15 көнгә сузылырга мөмкин. Кыш кырыс һәм карлы: декабрьдә кар ява, аның биеклеге 35-40 см. гыйнварның уртача температурасы -13 – -15 °С.

Зәй – Татарстанның энергетика башкаласы

Зәй ГРЭСЫ (тулы рәсми исеме — «СССРның 50 еллыгы исемендәге Зәй дәүләт район электростанциясе» АҖ «Татэнерго»)-Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан иң эре җылылык  электростанциясе. Россия Федерациясенең Европа өлешендә иң эре электр җитештерүче булып тора. Зәй ГРЭСында –  Татарстан энергетикасы флагманында – республика электр энергиясенең 30% ка якыны эшләп чыгарыла. Зәй ГРЭС титулы буенча Яңа Зәй эшчеләр поселогы (хәзерге Зәй шәһәре) төзелә.

Район шикәр, җылылык изоляцияләү материаллары, автомобиль тәгәрмәчләре, кондитер әйберләре җитештерү, нефть чыгару белән билгеле. Сәнәгать предприятиеләре продукциясе Россия Федерациясенең күп кенә субъектларына һәм чит илләргә экспортлана. Алдынгы предприятиеләр: «Зәй шикәре» ААҖ, «ТЕХНО заводы» ҖЧҖ, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ, «Зәй крекеры» ҖЧҖ, «Нефтегаз» СМП һәм башкалар. Татарстан нефтенең 6% ы Зәй районы ятмаларында чыгарыла.

Зәйдә мәгариф тармагы

Зәй муниципаль районында 24 мәктәпкәчә учреждение, 27 гомуми белем бирү учреждениесе, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 9нчы номерлы  коррекция мәктәбе, Зәй политехник көллияте һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре эшли.

Зәйдә сәламәтлек саклау


Район үзәк дәваханәсе түбәндәге  бүлекчәләрне үз эченә ала: стоматология бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, педиатрия бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге, поликлиника, тәүлек буе эшли торган стационар, көндезге стационар, Бигеш участок хастаханәсе. 53 фельдшер-акушерлык пункты авыл халкына хезмәт күрсәтә.
 

Зәй массакүләм мәгълүмат чаралары

Зәйдә «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» район газеталары чыга. «Зай ТВ» телекомпаниясе тапшырулары кабельле телевидение һәм интернет аша трансляцияләнә. Зәй 88.0 FM татар телле «Күңел " радиосы эшли.

"Татмедиа" АҖ филиалының «Зәй-информ» интернет ресурслары:

- «Зәй яңалыклары» сайты
- ВКонтактеда «Зәй яңалыклары» берләшмәсе һәм ОК
- «Зәй яңалыклары»Телеграм-каналы
 Youtube һәм Дзен каналлар.

Зәй мәдәнияте һәм тарихы


Зәй районында 23 мәдәни мирас объекты бар, шуларның 2се республика әһәмиятенә ия. Районда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын мәңгеләштерү белән бәйле 72 объект һәм 13 мемориаль такта бар.
Туризмны үстерү программасы Зәй районының бай табигый-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
 

Зәйдә спорт

Зәй районы территориясендә 194 спорт объекты бар, шул исәптән «Яшьлек» боз сарае (2009 елда ачылган), «Энергия» стадионы (2014 елда реконструкцияләнә башлаган), йөзү бассейны булган спорт-сәламәтләндерү комплексы (1995 елда ачылган) (2003 елда ачылган), «Волна-дулкын» бассейны (2023 елда ачылган).

Чаңгы спорты буенча барлык рәсми республика һәм күп кенә Бөтенроссия ярышлары «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә уздырыла. 2016 елда «Ялта-Зәй» ЦСП базасында чаңгы-роллер трассасы төзелде.