Заинск-информ 16+
Рус Тат

Зәйнең I-III шәһәр парклары

Зәйнең I-III шәһәр парклары
  • Тасвирлама:

    1960 елларда Зәй ГРЭСын төзегәндә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү кысаларында Яңа Зәй бистәсенең сәнәгать һәм торак зонасын аерып торучы рекреацион зона буларак өч парк салынган.

  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Рәфыйков урамы

Кыска гына вакыт эчендә Энергетиклар һәм беренче төзүчеләр көче белән 11,6 гектар мәйданда Америка өрәңгесе, тирәк, миләш, каен, юкә, элмә, карама үсентеләре утыртылды. Алтмыш елдан артык агачлар һаваны чистарту һәм углекислый газны йоту буенча үзләренең экологик функцияләрен үтиләр. I-III паркларда җәяүлеләр сукмаклары, эскәмияләр, фонарьлар бар. Биредә ярты гасырлык агачлар арасында җәйге эсседән качып, кошлар сайравыннан ләззәт алырга, җәяү йөрергә һәм иртәнге җиңел йөгерешләргә, спорт мәйданчыгында гимнастика һәм физкультура белән шөгыльләнергә мөмкин. Паркта этләрне йөртү өчен мәйданчык та урнашкан. Көньяк өлешендә Изге Макарий храмы һәм керәшен үзәге төзелә. «Һава-десант гаскәрләре сугышчыларына» һәм «Хәрби-диңгез традицияләренә һәм Ватанга тугры булган барлык буын диңгезчеләренә» һәйкәлләре ел саен тантаналы чаралар уздырыла торган икенче паркның бизәге булып тора.