Заинск-информ 16+
Рус Тат

Зәй балалар музыка мәктәбе

Зәй балалар музыка мәктәбе
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 20:00, шим 08:00 – 18:00

  • Телефон:
    • 8 (85558) 7-00-63
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/zainsk/org5881

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Ленин урамы, 9а

Балалар музыка мәктәбе беренче тапкыр үз ишекләрен 1961 елда ача. Мәктәп ул чорда Яңа Зәй эшчеләр бистәсенең беренче мәдәни объекты була. 1980 елда музыка мәктәбенең концерт залы булган яңа бинасы төзелеп, файдалануга тапшырыла. 2021-2022 елларда бина тулысынча яңартыла. Бу вакыйга зәйлеләр өчен, бигрәк тә мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагоглар коллективы өчен күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга була. Балалар, аларның педагоглары катнашында концертлар шәһәрнең мәдәни тормышында һәрвакыт иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйгаларга әверелә һәм тулы заллар җыя.