Заинск-информ 16+
Рус Тат

Сөббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе

Сөббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 18:00, шим 09:00 – 17:00

  • Телефон:
    • 8 (85558) 7-25-34
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Чапаев урамы, 1

Сөббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе 1896 елда шәһәр янында ачылган бушлай халык китапханәсенең дәвамчысы булып тора. Ул 1917 елда халык йортында урнаша. Ә 1940-1950 елларда махсус бина төзелә. 1958 елда Яңа Зәй бистәсендә китапханә ачыла, ул башта «Төзүче» вакытлыча мәдәният йортында урнашкан һәм Зәй ГРЭСы төзүчеләренә хезмәт күрсәтә. 1962 елда китапханә өчен торак йортта бина бүлеп бирелә, ә 1967 елда «Октябрь» Мәдәният сарае файдалануга тапшырылгач, район китапханәсе аның мәйданында урнаша. 1977 елда “үзәк” статусын ала. 1988 елның җәендә аңа аерым бина төзелә һәм татар шагыйре, якташ язучы, Сөббух Рәфыйков исеме бирелә.