Заинск-информ 16+
Рус Тат

Район мәдәният йорты

Район мәдәният йорты
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 17:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • 8 (85558) 6-61-31
  • Сайт:

    https://vk.com/club67786086

  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Ульянов урамы, 63

Район мәдәният йорты 1972 елның 1 июлендә үз эшен башлый. Ул 16 авыл клубын, 22 авыл мәдәният йортын һәм 2 автоклубны, шәһәр мәдәният йортын һәм район мәдәният йортын берләштерә. Зәй районы территориясендә яшәүче халыкларның (татарлар, руслар, керәшеннәр, чуашлар) мәдәниятен торгызу, саклау һәм үстерү буенча зур эш алып бара. Учреждениедә 11 вокал, 14 хореография, 3 инструменталь, 33 театр, 42 фольклор коллективы эшли. 6 коллективның «халык» исеме бар: «Җиләк» керәшен халык коллективы, «Җәүһәр» татар халык коллективы, «Тургай» халык театр коллективы, «Мальвина» халык курчак театры, «Палан» чуваш халык коллективы, «Балкыш»халык театр коллективы. Ел саен фольклор коллективлары «Каравон», «Спас ярминкәсе», «Питрау», «Уяв»кебек республика фестивальләрендә һәм конкурсларында катнаша. Концерт залында 237 урын бар. Учреждениене оештыручы-Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты.