Заинск-информ 16+
Рус Тат

Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе

Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 19:00

  • Телефон:
    • 8 (85558) 7-45-16
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/zainsk/org5752/page1961639.htm

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Җиңү проспекты, 1/22а

Чаңгы ярышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 1982 елның 15 августында Зәй шәһәре каршында ачыла. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасы-6 нчы урта мәктәп була. Мәктәпнең 40 еллык эшчәнлеге дәверендә 30дан артык «спорт мастеры» һәм «спорт мастеры кандидаты», һәм 2500 массакүләм разрядлы спортчы әзерләнгән. Мәктәп үсешенә Симашевлар гаиләсе зур өлеш кертә. Федор Петрович-СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы(1972 елгы Саппоро), Зоя Ивановна 1991-1995 елларда спорт мәктәбе директоры була. Алар ире белән бергә ТР чемпионнары Елена Кәлимуллина, Айгөл Абдуллина һәм Виктория Иванованы тәрбияләгәннәр. Ел саен Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт комплексында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үткәрелә. Хәзерге вакытта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр халыкара һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда үзләренең спорт мәктәбен лаеклы тәкъдим итәләр.