Зәйдә спорт объектлары
Зәй районында спортны, спорт инфраструктурасын үстерүгә, физик культураны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Болар барысы да җирле спортчыларның төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясавына ярдәм итә. Бу бүлектә Сез Зәйнең спорт тармагы тарихы, спорт мәктәпләре, Зәй спортчыларының казанышлары, командалар һәм секцияләре белән таныша аласыз.
-
Спорт түгәрәкләре
Тасвирлама: Зәйдә баланы кайсы түгәрәккә бирергә мөмкин? Шәһәрнең спорт мәктәпләре турында мәгълүмат, адрес, телефон - барысы да бу бүлектә.
-
Спорт командалары
Тасвирлама: Зәйнең спорт командалары федераль, республика ярышларында яңа медальләр, кубоклар, дипломнар, исемнәр яулап, район данын яклыйлар. Профессиональ һәм һәвәскәр спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы чыгыш ясыйлар. Яңа спорт нәтиҗәләренә ирешәләр һәм шәхси рекордлар куялар. «ГТО билгесеннән — Олимпия медаленә!» дигән девиз Зәй яшьләрен яңа спорт үрләренә, зур җиңүләргә рухландыра.
Зәй районы территориясендә 194 спорт объекты бар, шул исәптән «Яшьлек» Боз сарае, «Энергия» стадионы, йөзү бассейны булган спорт-сәламәтләндерү комплексы, «Волна-дулкын» заманча бассейн, футбол манежы.
“Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә Бөтенроссия һәм республика күләмендә чаңгы ярышлары уздырыла. 2016 елда «Ялта-Зәй» базасында чаңгы-роллер трассасы төзелде.
Зәйдә иң массакүләм спорт төрләре: чаңгы ярышлары, милли көрәш, билбау көрәше, каратэ, футбол, хоккей, грек-рим һәм ирекле көрәш, шулай ук җиңел атлетика, тхэквондо, нәфис гимнастика, йөзү һәм шахмат.
Зәй муниципаль районы спортчылары республика һәм Бөтенроссия ярышларында актив катнашалар, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Яшь буынга тиңләшерлек һәм үрнәк алырлык титуллы спортчыларыбыз бар. Безнең районда туып үскән 4 спорт легендасы бар – чаңгы ярышлары буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев һәм хоккей буенча Олимпия чемпионы Евгений Давыдов, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Регина Салихова, көрәш буенча БРИКС чемпионы Радик Сәлахов.