Заинск-информ 16+
Рус Тат

«Космос» кинотеатры

«Космос» кинотеатры
  • Эш вакыты:

    дүш-якш 10:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8 (85558) 7-14-25
  • Сайт:

    https://kosmos.pw/

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 33

«Космос» кинотеатры 1961 елда ачылган. Ул вакытта ил чын космик вакыйга кичерә, шуңа күрә кинотеатр шундый исем алган да инде. Ул тиз арада мәдәни ял итү һәм күңел ачу өчен популяр урынга әверелде. 2017 елда кинотеатр тулысынча үзгәртелә, яңартыла. Фильмнарны 3D форматында күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, залда тавыш изоляциясен яхшырттылар, уңайлы, йомшак креслолар урнаштырдылар. Кинозалда урыннар саны 50 дән 105 кә кадәр артты. Шулай ук өстәл уеннары һәм буфет белән ял итү зонасы барлыкка килде. 2017 елдан «Космос» кинотеатры Россиядә чыга торган барлык яңа фильмнарны күрсәтә. Учреждение килешү төзеп, бердәм прокат челтәренә керде, бу аңа барлык премьералардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Ә 2022 елдан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге балалар өчен Пушкин картасы буенча тарихи һәм патриотик фильмнар карау мөмкинлеге бирелде.