Заинск-информ 16+
Рус Тат

Кашкатау

Кашкатау
  • Тасвирлама:

    Кашкатау итәге чирек гасырдан артык Питрау бәйрәме уздырылуы белән дан тота.

  • Адресы:

    Зәй районы, Баграж авыл җирлеге

Бу тирәдә яшәүче хәзерге керәшеннәрнең ата-бабалары борынгыдан ук Пеләш тауны үзләренең традицион ял итү урыны итеп сайлаганнар. Бу тау күп риваятьләр һәм йолаларга нигезләнгән. Аның янәшәсендә матур Баграж күле урнашкан. Биредә туристлар ял итәргә ярата. Бу урыннарда Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы башлана. Ә бу Зәй районының иң биек ноктасы - диңгез өсте тигезлегеннән 212 метр биеклектә исәпләнә. Тау өстендә 1767 елда ябылган бакыр руднигы булган. Соры руда кисәкләрендә басылган зирек агачларын күрергә мөмкин булган. Әлеге изге урынның тарихы тирәндә. Серле һәм шомлы Таш мич нинди генә тарихи вакыйгалар күрмәгән, шаһиты булмаган!