Заинск-информ 16+
Рус Тат

Иске Зәй яр буе

Иске Зәй яр буе
  • Тасвирлама:

    Яр буе – зәйлеләрнең һәм шәһәребез кунакларының яраткан ял урыны.

  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Иске Зәй бистәсе

Елның кайсы вакыты булуына карамастан, яңартылган яр буе – зәйлеләрнең һәм шәһәребез кунакларының яраткан ял итү урыны санала. Ул 2020нче елның сентябрендә кулланылышка тапшырылды. Сусаклагыч буенда яңарту-төзекләндерү эшләре өч ел дәвам итте. Реконструкция барышында җәяүлеләрнең яр буе зонасын тәртипкә китерделәр. Тәүлекнең караңгы вакытында йөрү зонасы яхшы яктыртылган. Биредә утыргычлар һәм эскәмияләр уңайлы, чүп савытлары да җитәрлек. Ял итү үзәге булып пляж тора. Ак ком, балалар һәм өлкәннәр өчен ял һәм коену зоналары, уңайлы ятаклар һәм киенү-чишенү бүлмәләре, спорт мәйданчыгы – болар барысы да халыкның ялын уңайлы һәм күңелле итә.