Заинск-информ 16+
Рус Тат

"Яшьлек" Боз сарае

"Яшьлек" Боз сарае
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8 (85558) 7-41-56
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/zainsk/org5753

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Җиңү проспекты, 36

Боз сарае нигезенә беренче ташны 2007 елда ТРның тәүге Президенты Минтимер Шәймиев салды. Ә 2009 елда бина үз ишекләрен ачты. Ул «Татарстан Республикасында хоккейны үстерү» программасы буенча М.Ш. Шәймиев ярдәме белән төзелде. Боз сараенда аэробика һәм атлетик гимнастика белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр каралган. Ике катлы бинада 1000 кешегә исәпләнгән боз аренасы, хореография залы, тренажер залы, методик бүлмә, киңәшмәләр залы, кунакханә комплексы, бильярд бүлмәсе, прокатка алынган һәм ярдәмчел бүлмәләр бар. Боз кырының мәйданы – 1800 квадрат метр (60×30 м). Сарай территориясендә тагын мини-футбол һәм баскетбол, волейбол өчен мәйданчыклар бар. «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 4 спорт төре: алкалы хоккей, фигуралы шуу, гер спорты һәм нәфис гимнастика белән шөгыльләнәләр. Яшь спортчыларның исемнәре районда гына түгел, республика төбәкләрендә дә билгеле. Бөтенроссия ярышларында да катнашалар.