Заинск-информ 16+
Рус Тат

«Энергетик» Мәдәният сарае

«Энергетик» Мәдәният сарае
  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 17:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефоннар:
    • 8 (85558) 2-85-15
    • 8 (85558) 2-86-40
  • Сайт:

    https://dk-zainsk.ru/

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Зәй шәһәре, Энергетиклар урамы, 6а

«Энергетик» Мәдәният сарае Зәй шәһәренең үзәгендә урнашкан. Ул шәһәребезнең төп мәдәни үзәге генә түгел, ә ял итү урыны да булып тора. Биредә иң көчле иҗат коллективлары шөгыльләнә, районның иң сәләтле балалары һәм үз эшенең осталары эшли. 1967 елның 4 ноябрендә Зәй ГРЭСЫ титулы буенча төзелгән "Октябрь" Мәдәният сарае беренче тапкыр ишекләрен ачты. Зәй ГРЭСына нигез салучылар, хезмәт куючы энергетиклар исемнәрен мәңгеләштерү нияте белән, ГРЭС ветераннары Советы мөрәҗәгате буенча 2007 елда “Октябрь” Мәдәният сарае «Энергетик» исеменә үзгәртелде. "Энергетик" Мәдәният сараенда мәдәни-агарту һәм ял итү эшчәнлегенең барлык формаларын һәм алымнарын кулланалар. Аларны гамәлгә ашыру максатларында төрле яшьтәгеләр өчен клублар, түгәрәкләр эшли. Иҗат коллективлары югары профессиональ башкару дәрәҗәсе белән аерылып торалар, алар республика, Бөтенроссия һәм Халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары, дипломантлары булып торалар. Коллективлары шәһәрнең, районның һәм республиканың күп кенә тантаналы, юбилей, бәйрәм һәм социаль әһәмиятле чараларына чакырыла. Учреждениенең гамәлгә куючысы-Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты.