Зәйнең «Палан» ансамбле республиканың «Уяв» фестивале дипломанты булды
Зәй районының Гүлкин авылыннан «Палан» чуваш халык фольклор ансамбле, «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәме дипломанты булып, үз осталыгын раслады.
Коллектив белән 30 ел инде авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова җитәкчелек итә, ул ансамбльгә исем дә биргән — чуваш теленнән тәрҗемә иткәндә «палан» - калина (балан) дигәнне аңлата.
Бүген ансамбль составында 10 кеше, яшьләрнең килүе җитәкчене аеруча сөендерә. Артистлар борынгы авыл көйләрен кадерләп саклыйлар, мәктәптә чыгыш ясыйлар, балаларны туган мәдәнияткә тарталар. 30 ел элек «Татнефть» фонды ярдәмендә тегелгән сәхнә костюмнарын коллектив күз карасы кебек саклый. «Палан»ның төп миссиясе — киләчәк буыннарга чуваш фольклорының матурлыгын җиткерү, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре гасырлар аша тапшыру.
фотолар ансамбльдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев