Зәйнең “Җиләк” ансамбле җитәкчесе “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды
Ольга Агашкинага югары бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Мамадыш районында узган Питрау бәйрәмендә тапшырды.
Татарстан Рәисенең Указы белән «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем Зәй район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, “Җиләк” керәшен фольклор ансамблен оештыручы Ольга Агашкинага бирелде.
«Җиләк» халык керәшен фольклор ансамбле 2003 елда район мәдәният йорты методисты Ольга Агашкина тарафыннан оештырыла. Ансамбльгә төрле милләт вәкилләре йөри, аларның яшьләре дә төрле. Ансамбльнең составы төрле булуга карамастан, аларны керәшен җырларына һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә.
2017 елдан «Җиләк» фольклор ансамбле «халык ансамбле» исемен йөртә.
Ансамбльнең төп максатлары — керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклап калу һәм торгызу, аны бүгенге көндә халык арасында популярлаштыру. Коллектив район, республикакүләм дәрәҗәдәге күпсанлы конкурсларда һәм смотр фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулап килә. Милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә эшли. Репертуарның төрлелеге, башкару осталыгы, катнашучыларның үз-үзен тотышы — "Жиләк”нең төп үзенчәлеге.
Чын күңелдән Ольга Афанасьевнаны лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм тагын да күп якты чыгышлар телибез! Без сезнең белән горурланбыз!
Фото район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев