Зәйнең Якты Күл авылында Казанская традицион бәйрәме уза
Бүген, 21 июльдә кичке сәгать 6да Зәй районының Якты Күл авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда Казан Мәрьям Ана иконасына багышланган бәйрәм була.
Бу вакыйга авылда инде 28 ел рәттән уза һәм даими рәвештә җирле халыкны да, күрше торак пунктлардан һәм шәһәрләрдән кунакларны да җыя. Яктыкүллеләр бәйрәм шатлыгын уртаклашырга теләүчеләрне кунакка чакыра.
Оештыручылар бай эчтәлекле программа тәкъдим иттәләр. Тамашачылар өчен халык җырлары һәм биюләре белән фольклор коллективлар чыгыш ясаячак. Кич буе төрле халык уеннары узачак, анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.
Бәйрәмнең төп кульминациясе — традицион рәвештә учак яндыру һәм аның тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булачак. Бу елдан-ел бердәмлекне, җылылыкны һәм шатлыкны гәүдәләндерә торган матур йола.
Барлык район халкын һәм кунакларны бу җәйге кичне бергә үткәрергә чакырабыз!
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев