Зәйлеләр ат асрау һәм кымыз әзерләү сәнгатенә багышланган халык бәйрәмендә катнашты
4 июльдә Ютазы районы Әбсәләм авылы мәйданында ат асрау һәм кымыз әзерләү сәнгатенә багышланган халык бәйрәме узды.
Күркәм ат чабышлары, милли көрәш һәм осталардан мастер-класслар белән беррәттән, мәдәният сөючеләр өчен төп игътибар үзәге концерт мәйданчыгы булды.
Бәйрәм программасының якты бизәге булып Зәй район мәдәният йортының иҗат коллективлары чыгышы торды. Тамашачыларны «Заиночки» һәм «Мизгелләр» вокаль коллективлары матур чыгышлары белән сөендерде.
“Артистлар бәйрәм кунакларына игелек, бердәмлек һәм милли колорит атмосферасын бүләк иттеләр. Тамашачылар зәйлеләрнең һәр чыгышын җылы каршы алдылар, артистларның югары профессионализмын һәм ихласлыгын билгеләп үттеләр”, - ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зинаида Владимирова.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев