Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә ГРЭС хезмәткәрләре һәм ветераннар хөрмәтләнде

23 июньдә “Энергетик” Мәдәният сараенда предприятие хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм станция ветераннары өчен Зәй ГРЭСы иҗат коллективы тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты булды.

Чара «Татэнерго»АҖнең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Юбилей бәйрәме  «Данлы үткән-бөек киләчәк» девизы астында билгеләп үтелде. 

Кунаклар өчен «Мәңгелек яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле, станциянең вокаль төркеме һәм «Легенда» балалар бию коллективы чыгыш ясады. Зәй ГРЭСы бию коллективы башкаруында испан биюе кичәнең чын бизәге булды.

Финал җыры артистларны һәм тамашачыларны берләштерде. Ветераннар оештыручыларга җылы очрашу чарасы  өчен рәхмәт белдерделәр, мондый чараларның буыннар элемтәсен һәм станциянең данлы тарихы турындагы истәлекне сакларга ярдәм итүен билгеләп үттеләр.

фотолар Зәй ГРЭСыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев