Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә балаларга китап язу тарихы турында сөйләделәр

24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре шәһәрнең 4нче мәктәбе IV сыйныфы укучылары өчен Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Барысы да каеннан башланды» дигән тематик чара үткәрделәр.

Озак вакытлар китаплар кулдан язылган. Һәм алар  чын сәнгать әсәрләре, тырыш хезмәт белән иҗат ителгән зур эшләр булган. Пөхтә итеп һәм бер генә хатасыз берәр калын китап язу яки күчереп язу өчен озак айлар, хәтта еллар киткән.  Һәр битне нәфис рәсемнәр белән бизәгәннәр, ә китап итеп төпләп тышын кыйммәтле күн, парча яки хәтта көмеш кушып эшләгәннәр. 


“Барысы да ничек башланган соң? Русьта китап эше тарихы XI гасырда башлана, башта туздан китап барлыкка килә. Каенга хуҗалык хәбәрләрен, хатларны һәм хәтта уку текстларын да язып алганнар. Бу зур булмаган төргәкләр безнең бабаларыбызның беренче «блокнотлары» булган. 1037 елда Ярослав Мудрый  борынгы Русьның беренче китапханәсенә нигез сала — ул Киевтагы София соборы каршында урнашкан һәм пергамент китаплардан торган. Бу китаплар бик җентекләп иҗат ителгән: язучылар һәр хәрефне каз каурые  белән язганнар, ә рәссамнар битләрне гаҗәеп бизәкләр һәм якты миниатюралар белән бизәгәннәр”, - дип сөйләде балаларга китапханәче Алсу Шаһабиева.


Шул рәвешле, балалар гаҗәеп тарих дөньясына чумдылар: беренче китапларның ничек барлыкка килүен, ни өчен, кайчандыр аларның чын дөнья могҗизасы булып саналуын һәм кешелек өчен иң мөһим белем чыганагына әверелүен белделәр. Балалар туздан ясалган грамоталар, пергамент төргәкләр һәм беренче басмалар турында кызыксынып тыңладылар.
Викторина аеруча мавыктыргыч үтте: укучылар үзләренең эрудицияләрен күрсәтеп, сорауларга актив җавап бирделәр. 
Ә чараның иң якты өлеше үз кулларың белән китап ясау буенча мастер‑класс булды. Балалар төсле кәгазь, кайчы һәм җилем белән коралланып эшкә керештеләр. Акрынлап өстәлләрдә миниатюр китаплар пәйда була — һәрберсе үзенең уникаль бизәлеше белән кызыклы иде. Кемдер хәтта үзенең беренче китабы өчен эчтәлек уйлап тапкан. Барлык эшләр әзер булгач, балалар үзләренең иҗатларын бер-берсенә горурланып күрсәттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев