Зәй җирлекләрендә авыл бәйрәмнәре үтә
Бүген, 18 июльдә Зәй районының берничә авылында шушы җирлеккә хас бәйрәмнәр үтә.
Көндезге сәгать 10 да Сармашбаш авыл җирлегенә караган Кәдек авылында традицион “Кече авыл” бәйрәме башлана.
Урта Баграж авылында яшәүчеләр кунаклар белән бергәләп көндезге сәгать 1дә “Питрауга кайту”ны билгеләп үтә.
Ә Зичәбаш авылында үзләренчә Питрауны бәйрәм итәләр. Биредә чара көндезге сәгать 2дә башлана.
Һәр авыл бәйрәмендә дә зәйлеләрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин район җитәкчелеге исеменнән котлаячак. Авыл бәйрәмнәренә рәхим итегез!
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев