Сәвәләй авылыннан Алисә Сабаева “Керәшен гүзәле-2026” титулы өчен көрәшәчәк
Зәй кызы республика конкурсының финалына үтте.
“Керәшен гүзәле-2026” республика конкурсының финалында Татарстанның алты районыннан: Зәй, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Питрәч һәм Тукай районнарыннан 10 кыз иң сөйкемле һәм талантлы кыз исеме өчен көч сынашачак. Зәй районы Сәвәләй авылыннан Алисә Сабаева да әлеге чибәрләр арасында чыгыш ясаячак.
Оештыручылар инде кызлар белән интенсив консультацияләр үткәрә. Катнашучыларны сәхнә сөйләме һәм ораторлык сәнгате буенча мастер-класслар, керәшеннең традицион йолалары һәм милли костюм үзенчәлекләре буенча лекцияләр, вокал һәм хореография дәресләре, шулай ук иҗади номерлар әзерләү көтә.
Конкурсның йомгаклау этабы 18 июльдә Мамадыш районында «Питрау-2026» бәйрәмендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, Питрау бәйрәме “Татарстанда Җәй”нең төп вакыйгаларының берсе. Гомумән, Питрау ел саен меңләгән кунакларны җыя һәм керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтә.
фотолар мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев