Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Сармашбашта күршеләр очраша

Узган атнада Сармашбаш авылында югары һәм урта очта яшәүче күршеләр кич капка төбендә утырды. Хәзер түбән очта яшәүчеләр шундый очрашуларны көтә.

Авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган "Саумысыз, күршеләрем!" чарасы авылдашларны, кайткан кунакларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. Шундый очрашулар башта авылның урта очында, аннан югары очта үттек.

Бер туфракта уйнап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Очрашуда Петербургтан, Сарманнан, Бигештән килгән бертуган өч сеңел дә кадерле кунак булдылар.

“Сез әйтерсез инде, көн дә күреп торган күрше белән очрашуның кызыгы бармы дип? Көндәлек очрашып тору анысы аның хәл белү генә, менә матур, бай корылган табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утыру күрше белән күршенең араларын тагын да ныгыта. Кешенең бәхете – яхшы күршедә, диләр. Күрше ул туганың кебек якын кеше. Өстәл тулы сый-хөрмәт, тәмле коймак, хуш исле бал белән самавыр чәе кайнап торды”, - ди авылның мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.

Очрашуда безнең арадан киткәннәр искә алынып, алар рухына дога кылынды. “Болгар” радиосыннан Алсу Гыйниятуллинаның күршеләренә җибәргән сәламне барысы да тын калып тыңлады.

Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, дус-иш белән очрашты, аралашты. Киләсе елларда да исән-сау булып очрашырга насыйп булсын дип, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралышты күршеләр.

Шундый күркәм бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев