Пәлчикәүдә “Кече авыл көне” узды
Район мәдәният йорты һәм автоклуб хезмәткәрләре Югары Шепкә җирлегенә караган Кече Пәлчикәү авылында “Кече авыл көне” уздырды.
“Үзенчәлекле бәйрәмнәр Зәй районының кече авылларында җәй дәвамында үткәрелә. Ул әлеге авылларда яшәүчеләрнең көндәлек тормышын бизәү, үзенчәлекле итүне күздә тотып оештырыла”, - ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зинаида Владимирова.
Бүгенге көндә Кече Пәлчикәү авылында 18 йортта 20 кеше яши. Әлеге авыл халкы җыр-моңга гашыйк. Мәдәният хезмәткәрләренә үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр дә.
Иске Пәлчикәүдә дә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне, авылның иң өлкән кешеләрен котладылар. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әти-әниләр дә игътибарсыз калмады.
- Бәйрәмдә авыл халкы күңел ачты, җырлады, биеде, уеннарда актив катнашты, - ди Зинаида Владимирова.
Соңыннан барысы бергәләп табын артында гапләшеп чәй эчте.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев