Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Керәшен Мәлемендә Кече авыл көне үтте

Керәшен Мәлемендә Кече авыл көне 2 августта уздырылды.

Башта авыл храмында Элҗен бәйрәме уңаеннан акафист укылды. Аннан бәйрәм Сарбай чишмәсе янына күчте.

Биредә бик матур ял итү урыны булдырылган. Веранда корылган, анда зур өстәл куелган. Шашлык, пылау пешерер өчен мич тә бар. Чишмә суы көчле итеп ургылып ага. Ә аның челтер-челтер аккан тавышы колакларны иркәли... Әлеге чишмәнең суы шулкадәр тәмле һәм сихәтле.

Мәлемлеләргә шундый матур җирдә бер очрашып, ял итеп аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды бу.

Бәйрәмне район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова алып барды. Мәйданда уеннар, кызыклы конкурслар, күңелле биюләр һәм җырлар бер минутка да туктамады. Мәлемлеләр аларда актив катнашып, биеп, күңел ачты. Сагынып көтелгән бәйрәм уен керәшен җырлары белән үрелеп барды. “Җиләк” һәм “Сөмбелә” ансамбльләре иң матур җырларын бүләк итте халыкка.

Авыл көнендә тыл ветераны Ульяна Пущаевага, уллары махсус хәрби операциядә булган әти-әниләргә, авыл активистларына Зәй муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова, район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Петр Минеев бүләкләр тапшырды. Ә бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы Сергейның кайтуы аны тагын да мәгънәлерәк, дулкынландыргыч итте. Сергейның әти-әнисе шушы авылдан. Ул мобилизациянең беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Бәйрәмдә катаншучыларның барысы да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-имин кайтуын теләде.

Бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле – Сарбай чишмәсенә авылның Ак дәдәе, Керәшен Мәлемен төзекләндерүдә бик күп игелекле эшләр башкаручы Владимир Уразайкин исеме бирелүе. Моннан өч ел элек Владимир Уразайкин ташландык хәлгә килгән Сарбай чишмәсен өр-яңадан торгызды. Бу чишмә бүгенге көндә Мәлем авылының иң матур урынына әверелде. Авыл халкы бу чишмәдән чәйгә дип су ала, чөнки аның суы бик тәмле.

Сарбай – авылның Ак дәдәе Владимир Уразайкин чишмәсе янында мәлемлеләр, читтә кайткан авылдашлар бик озак үткәннәрне искә төшерделәр, сөйләшеп сүзләре бетмәде.

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев