Кәрәкәстә авыл көне 1 августта “ Кирәк бары тынычлык ” шигаре астында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү максатыннан уздырылачак.
Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы, җырчы Сәрия Нәбиуллина оештыра. Быелгы бәйрәм 1 августта кичке сәгать 5тә узачак. Ул “Кирәк бары тынычлык” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышлана. Бәйрәм барышында хәрби егетләрнең әти-әниләре, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән акча да җыелачак.
Кәрәкәстә уза торган авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да киләләр. Бәйрәмдә җырчылар Сәрия Нәбиуллина, Рөстәм Асадуллин, Илшат Сафин, ИлГәрәй, Рафис Кәлимуллин, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Алмаз Ишморатов, Илзирә чыгыш ясаячак.
фото авыл җирлегеннән
Нет комментариев