Югары Мәлем мәдәният йортында буыннарны берләштерүче күргәзмә эшли
Югары Мәлем мәдәният йортында «Гаилә сандыгы: кул җылысы һәм буыннар хәтере» исемле күргәзмә ачылды.
Бу күргәзмәнең бизәге — Разия Рамазанова. Күргәзмәдә аның гаиләсенең дүрт буынын берләштергән әйберләр урын алды. Алар - әбисенең чиккән сихри сөлгеләре, әтисенең оста куллары ясаган орчык, көянтә, агач тарак, мичтән күмер алу өчен җәмки, әнисенең төсле-төсле тукылган юрганнары, озын-озын чиккән түрләмәләре һәм үзенең матур эшләнмәләре.

Һәрбер әйбер — аерым бер тарих. Аларда әти-бабаларыбызның рухы, мәхәббәте, сабырлыгы һәм чиксез осталыгы саклана.
Разия апа күргәзмәгә куелган әйберләре белән балаларны да таныштырды. Аларга якыннарының күңел һәм кул җылысы салынуы, бу әйберләрне кадерләп саклавы турында сөйләде.
Балалар өчен бу гади генә күргәзмә түгел, ә чын тарих дәресе булды. Кечкенә куллар әби-бабайлары эшләренә кагылып, аларның ничек яратып, күңел салып эшләгәнен тойдылар.

“Разия апага гаилә учагы җылысын саклавы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең эшләрегез — яшь буынга калдырылучы иң кыйммәтле бүләк”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев