Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Япониядәге фестивальдә зәйле башкарган татар биюе җиңү яулады

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәребездә танылган хореограф Лидия Ивановна Нестягина «ВИВА Мацур» дип исемләнгән Халыкара этник сәнгать фестивалендә катнашты. Һәм “Хореография. Халык биюләре” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Лидия Ивановна фестивальдә «Заиночки» хезмәт ветераннары хореография ансамбле солисты һәм җитәкчесе буларак чыгыш ясады. Фестиваль Кытай Халык Республикасының һәм Япониянең иҗат мәйданчыкларында узды.

- Тамашачыларга костюм да, бию дә бик ошады, мул алкышларга күмделәр. Ерак Япониядә татар мәдәниятенең бер өлешен күрсәтә алуым белән бик шатмын. Оештыручыларга җылы каршы алулары өчен рәхмәт. Тамашачыларның алкышлары һәм елмаюлары — иң яхшы бүләк, - дип уртаклашты Лидия Нестягина.

Токиода ул биш көн “ВИВА Мацур” Халыкара этник сәнгать фестивалендә булды. Һәм төп ярышта  татар биюен башкарды, шуның белән җиңү яулады. Чыгыштан тыш, фестивальдә  катнашучылар өчен Токио буйлап экскурсия, Будда храмнарына бару, шулай ук Камакура һәм Йокогама шәһәрләренә һәм Фудзияма тавына сәяхәт оештырылган.

Быел – 2026 елда Лидия Ивановна Нестягинаның  иҗат эшчәнлегенә 46 ел тула.

фотолар мәдәният идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев