Чаллыда III Бөтенроссия милли театрлар фестивале башланды
Ачылу тантанасы «Мастеровые» рус драма театры сәхнәсендә узды. Чара кысаларында Горномарий драма театры «Левша» трагифарсын тәкъдим итте.
Фестиваль программасы 30дан артык чараны үз эченә ала, шул исәптән төрле театр коллективларының спектакль күрсәтүләре дә каралган. Катнашучылар өчен шулай ук һөнәри фикер алышулар һәм очрашулар оештырылачак.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальне халыклар бердәмлеге елы кысаларында узуын һәм татар театрының 120 еллыгын билгеләп үтүен искәртте. Ул федераль дәрәҗәдәге ярдәм нәтиҗәсендә Чаллыда өч яңа театр мәйданчыгы ачылуын да билгеләп үтте.
Фестиваль чаралары Автокалада 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев