Татарстанда 2026 елның 15 июленә кадәр «Земство мәдәният хезмәткәре» программасында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Авыл торак пунктларына һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә күчкән белгечләргә 1 млн сум күләмендә түләү каралган.
ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, программа мәдәният өлкәсендә кадрлар кытлыгын тулыландыруга юнәлдерелгән. Гаризалар түбәндәге электрон почтага кабул ителә:
minkulttatarstan@yandex.ru.
Нет комментариев