Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй автомобиль юллары идарәсе мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтә

Мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча илдә, республикабызда, шулай ук районда системалы эш оештырылды. Районда бу эш район җитәкчелеге контролендә тора. Предприятие-оешмалар да үзләрендә эшләп мобилизациягә алынган егетләрнең гаиләләрен игътибар үзәгендә тоталар.

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы предприятиедән мобилизация буенча алынган егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдә торып, аларга ярдәм итеп килә.

"Мобилизация буенча чакырылучы егетләргә беренче көннән үк предприятиедән социаль ярдәм чаралары күрсәтелде.  Узган атнада хезмәт коллективы җыелышы булып, мобилизациягә алынган егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен һәр хезмәткәрдән 1000әр  сум акча җыю турында карар иттек.  Егетләрнең гаиләләренә  15әр мең сум акча тапшырылды, ә калган 35 мең сум акчаны Татарстан шефлыгында булган Лисичанск халкына гуманитар ярдәм өчен бирәчәкбез", - ди предприятие җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Бүген автомобиль юллары идарәсе җитәкчелеге егетләрнең гаиләләрендә булып, аларның хәл-әхвәлен белеште һәм аларга акчалата ярдәмне тапшырды.

Иске Зәй бистәсендә Нәзирә абый белән Роберт абый әле улыбыз белән бу көннәрдә генә телефон аша сөйләштек, минем өчен борчылмагыз, дип тынычландыра безне дип каршы алдылар. Әти-әни өчен газиз баласыннан хәбәр булу зур сөенеч шул. Ил-көннәрнең тыныч булуын, киткән егетләрнең барысының да исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, ди алар.

Югары Баграждан Валентина  белән Николай   да уллары бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Әти белән әни кеше белән сөйләшү барышында сүз, әлбәттә, уллары турында гына барды. Бергәләп  фотолар да карап утырдык, и, фотога төшәргә бик яратмый шул, фотолары да аз, дип тә куйдылар. “Тизрәк бу авыр көннәр узып, улларыбызның исән-сау кайтуларын телибез”, - ди алар.

Кайда гына керсәк тә предприятие җитәкчелеге белән элемтә булуы күренә. Ачык йөз белән, үз кешеләредәй кочаклап алып каршы алалар. Әлбәттә инде, бусагадан ук сүз егетләр турында башлана.

Бу көнне предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Гүзәлия Попова Сәвәләй авылында Наталья түти белән Алексей дәдәй янында да булды.

-Әле бүген иртән генә сөйләштек улым белән. Әни, барысы да әйбәт, җайлаштык, борчылмагыз, ди улым. Улымның эшләгән урыныннан үзебезнең “Зәй офыклары” газетасын да яздырдылар бит. Бик сөенеп алабыз газетаны.  Әле аңа да газеталар килә, дип әйттем. Бик сагындык, Ходай үзе саклап йөртсен инде,  - ди әни кеше.

Предприятие алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәк. Әти-әниләр, гаиләләр белән тыгыз элемтә булдырылган, алар теләсә кайвакытта мөрәҗәгать итсеннәр, ярдәм итәргә тырышачакбыз, ди предприятие җитәкчелеге.

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев