Зәй укучылары кече Ватан тарихын өйрәнә
Яңалыклар

Зәй укучылары кече Ватан тарихын өйрәнә

25-27 сентябрьдә Казанда «Патриот” үзәге базасында “Хранителей истории” дип исемләнгән Бөтенроссия проектының йомгаклау слеты узды.

Зәй районнан анда 2нче мәктәпнең «Факел» отряды командасы катнашты. 

Балалар слетка июльдән сентябрьгә кадәр узган республика сайлап алу конкурсларында җиңүләре нәтиҗәсендә чакырылдылар. Алар бәйгегә  кече Ватан тарихын һәм архив документларын өйрәнү эшен тәкъдим иттеләр.  Виртуаль экскурсияләр һәм Хәтер дәресләре үткәрделәр. Сугышчан дан көннәрендә мактаулы каравылларда  торалар.

  • фотолар мәктәптән

Нет комментариев