Зәй шәһәренең “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияви чаралар, махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм, приютларда ярдәмгә мохтаҗ булган эт, мәчеләргә ярдәм итү һәм башка акцияләр һәрвакыт оештырылып тора.
Шул уңайдан 20 октябрьдә “Салават күпере” балалар бакчасында үзенчәлекле очрашу булды. Ул «Җылы куллар һәм яхшы сүзләр» дип аталды. Сабыйлар төркеменә йөрүче балалар һәм "Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучы мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүчеләр солдатларга хатлар яздылар.
Сабыйлар әле яза белми, шуңа алар үзләренең ихлас хисләре һәм кечкенә җылы кулларын бик теләп рәсемгә төшерделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме хатларына гади, ләкин бик тә әһәмиятле сүзләр яздылар: "Син герой!" һәм "Булганың өчен рәхмәт!» кебек сүзләр.
“Аннары балалар бергәләп хатларны матур рәсемнәр белән бизәделәр — һәр рәсем үзенчә матур һәм күңелгә ятышлы килеп чыкты, балалар мондый акцияләрдә бик теләп катнаша”, – ди тәрбиячеләр Ольга Зәкәрьянова һәм Розалия Солтанова.
- фотолар балалар бакчасыннан
Нет комментариев