Кулланучылар хокукы турында белеп торыгыз
Онлайн укуларда катнаша алмаганда, түләнгән акчаны кире кайтарып буламы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә кулланучы үзенчәлекле сорау белән мөрәҗәгать иткән. Ул «Финанс марафоны» онлайн-курсын сатып алуы һәм хәзер кайбер уңайсызлыклар сәбәпле онлайн дәресләрдә катнаша алмавын әйтә.
Мондый вәзгыятьтә нишләргә? Аның өчен түләнгән акчаларны кире кайтарып буламы?
Белгеч җавабы:
"Кулланучылар хокукларын яклау турындагы" 1992 елның 7 февралендә чыккан 2300-1 номерлы РФ Законының 32 маддәсе нигезендә, кулланучы эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы, тик ул оештыручыга, әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнар булган очракта, аны түләргә тиеш.
Югарыда күрсәтелгән очракта, закон буенча, кулланучы онлайн-мәктәптә укуның тулы бәясен яки аның бер өлешен кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Хәтта килешүдә кире кайтару мөмкин түгел дип күрсәтелсә дә, чөнки бу законлы түгел. Акчаларны кире кайтару өчен аны сатучыга (администраторга, модераторга яки онлайн-мәктәп кураторына) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта уку өчен акчаны ничек түләсәгез дә кире кайтарырга мөмкин: үз акчагыз белән, кредитка яки бүлеп өлешләп түләгән очракта да. Шунысы бар, сатучы асылда кулланучы өчен тотылган чыгымнар суммасын тотып калырга хокуклы (мәсәлән, исемле сертификат әзерләүгә киткән чыгымны). Чыгымнарның факттагы суммасы документлар белән расланырга тиеш. Ә инде сатучы акчаны кире кайтару турындагы таләпне үтәүдән баш тартса, бозылган хокукларны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.”
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев