Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

ҖЫРЛАНМАГАН ӘЛЕ БЕЗНЕҢ ҖЫР ...

Якташыбыз, халык артисты Владимир Васильев турында җылы язма.

Барлык эшне дә математик төгәллек белән башкарырга яратучы татар халык артисты Владимир Васильев “Мин әтиемне әниемне үлеп яратам,алар өчен җырлыйм, алар өчен яшим, бу кичне дә алар өчен багышлыйм”, - диде. “Мин үземне керәшен җегете дип горурланып әйтәм. “Алып Гөри” әтинең кушаматы, әниемнең кушаматы “Чәчәкәйләр”, Аудый әби Бордыдан килгән, шуннан калган кушаматыбыз. Беренче белем буенча мин тарихчы, авыл тарихын язарга 1996 елны Поповкага киттем. “Син кем малае?” – дип, сорагач, “Гөри Мишасының, Фидуч Аннасының малае,” - дидем.

Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе солисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясенең музыкаль - әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстан Республикасының халык артисты Владимир Васильев классик сәнгатьне сөюче тамашашыларны күптән түгел алтын көз ап – ак кар белән капланган тылсымлы вакытта Җырчы Җәкәү исемендәге мәдәни үзәкнең матур залына үзенең иҗат кичәсенә җыйды.

2023 – 2024 еллар иҗат сезоны Владимир Васильев өчен үзенчәлекле. Быел ул үзенең өч түгәрәк датасын билгеләп үтә, 20 ел Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармония сәхнәсендә, 10 ел Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең музыкаль - әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе булып эшли һәм күптән түгел аңа 45 яшь тулды!

Аның өчен иҗади юл онытылмаслык вакыйгаларга, концертларга, гастрольләргә, конкурсларга, фестивальләргә бай: легендар артистлар белән аралашу, яраткан тамашачысы белән күрешеп сөйләшү. 2004 елдан башлап, ел саен, ул Филармония сәхнәсендә классик опера сәнгатен рус, чит ил, татар романсларын, халык җырларын, совет композиторлары җырларын һәм башка бик күп төрле программалар тәкъдим итә.

Владимир Михайловичның иҗат кичәсенә зал тутырып бик күп халык җыелган иде. Бу кичәдә дә ул бик күп җырлар җырлады. Алексей Толстой сүзләренә язылган Петр Чайковскийның “Благославляю вас леса” романсын, Муса Маликов көе, Әхмәт Гадел сүләренә язылган “Сабый чагым” җырын башкарган вакытта да экранда аның балачак еллары, мәктәп еллары, үсмер вакытлары әти – әнисе, Зәй районының Поповка авылы күренеше, табигате, андагы өйләр, элек яшәгән һәм хәзерге вакытта яшәүче кешеләр күренеп, алышынып торды. Ул үзенең әти – әнисенә, аларның туган авылы булган Зәй районының Поповка авылында үткән балачагы, үсмер еллары турында бик җылы итеп искә алып сөйләде.

- Әти – әнием инде концертларга йөри алмасалар да мин бу концертымны аларга багышлыйм. Мин үзем Чаллыда тудым. 13 яшьтә генә татарча сөйләшә башладым. Әти – әнием Зәй районының Поповка авылында туып – үсеп гаилә корганнар. Аннан соң, Чаллыга күченеп китсәләр дә, һәрвакыт туган авылларын истә тотып, авыл халкының уңышларына сөенеп, борчуларына көенеп яшәделәр. Ял саен без бергәләп Поповкага кайтып йөрдек. Минем өчен шуңа күрә бу авыл һәм Зәй районы табигате, кешеләре иң якыны, һәрчак йөрәгемнең иң түрендә. Бу кичәдә ул күңелендә Поповка авылының кешеләренә карата хөрмәт һәм ярату хисләре турында сөйләде. Шулай ук зал тутырып килгән тамашачылар арасында да Зәй районы кешеләренең бик күп булуы, алар арасында Владимир Михайловичның гаиләсе, дуслары, туганнары булуы, Зәй районы халкының да Владимир Васильевичка карата зур хөрмәт һәм ихтирамы турында сөйли. Мөхтәрәм кунаклар арасында Зәй район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина Владимир Михайловичка карата зәйлеләрнең җылы хисләре турында, аның белән горурлануыбыз турында сөйләде:

- Горурлык хисләре кичерәм, сез искиткеч талантлы, үзенчәлекле матур тавыш иясе. Нинди генә бәйрәм булса да – сез безнең мәртәбәле кунагыбыз, - диде ул һәм Зәй районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

Залда Владимир Михайловичның туганы, минем классташым, Людмила Васильевна Абрамованың булуы да бик күңелле булды. Ул безнең Кабан Бастырык авылында ире Альберт Абрамов белән 32 ел мәктәптә укытучы булып эшләде, хәзер Казанның 23 лицеенда балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул Владимир Васильевның әти - әниләре, туганнары белән Поповкада бергә җыелган чактагы кызыклы хатирәләрне искә алып үтте, бик матур, сәнгатьле итеп Клара Булатованың “Бәйрәмнәрне барлыйм” шигырен яттан сөйләде.

Владимир Михайлович башта, 2000 елда, тарих белгечлеге буенча югары белем ала. Тарихка кагылышлы 3 китабы басылып чыккан инде аның. Иң беренче китабы “Поповка авылы тарихы” дип атала, ул аны 1996 елда яза башлаган һәм 2007 елда нәшер ителгән. Бу китап каникулларда үзенең балачагы үткән, әти – әнисенең туган җире - Зәй районы Поповка авылының йөз еллыгына багышланган.

- Икенче китабымны 20 елдан артык яздым, анысы “Миинем гаиләм” дип атала, хәзер дә язуны дәвам итәм әле, без белгән якыннарыбыз, туганнарыбыз китәләр, язмасаң, кеше хәтерендә күбесе онытыла башлый һәм сорарга үзебезнең тарихны белүче кешеләр дә калмый. Бу китапта мин белгән җиденче буын сеңелләрем бар, бу залда да Ольга утыра, ул минем өченче буын сеңлем, тагын бер туганым килгән – Людмила Васильевна Абрамова, алар минем әнием белән икенче буын сеңелләр. Бу китапка кергән шәҗәрәдә дүрт яклап - әтинең әтисе – әнисе; әнинең әтисе - әнисе ягыннан, 1690 елдан башлап, унберенче буынга кадәр, 5000гә якын туганнарымны барлап яздым, - ди, Владимир Михайлович.

Ә өченчесе “Филармониянең музыкаль-әдәби лекторияләре” - бу китабында Владимир Михайлович үзе эшләгән филармониядәге музыкаль–әдәби лекторийның тарихы һәм бүгенгесе көндә эшләүче хезмәттәшләре турында язган.

Ә үзе балачактан ук җырчы булырмын һәм минем балаларым җырчы булырлар, - дип хыялланган ул. Бу кичәне алып баручы Марина Казакова әйтүенчә, Владимир Васильев беренче музыкаль белемен Чаллы шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында, аннары педагогика көллиятендә ала.

- 2000 елда ул Казанга күчеп килә һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына укырга керә. Ул анда Татарстанның халык артисты Юрий Борисенко җитәкчелегендә вокал сәнгатенә өйрәнә. Консерваторияне тәмамлаганнан соң танылган профессорлар - Мәскәү консерваториясендә Важа Чачава классында һәм Австрия башкаласы Венада СССРның халык артисты, Зур театр солисты Евгений Нестеренко классында стажировкалар үттем, - диде ул.

- Олы улым минем юлымнан китте, - дип шатлыгын белдерде Владимир Михайлович. Бөтенроссия конкурслары лауреаты Александр Владимирович Васильев башта итальян телендә җырлады, аннан соң нәкъ керәшенчә “Чын – чын әйтәмен” җыруын бик оста башкарды.

Дәрәҗәле кунаклар арасында тагын “Ак барс холдинг” компаниясе акционерлык җәмгыятеннән Ренат Таһирович Хөснетдинов та килгән иде, ул генераль директоры Иван Михайлович Егоров исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

- Сезнең җырлыйсы җырларыгыз әле күп булсын, иҗат юлыгыздан беркайчан да тайпылмавыгызны телим, бөтен башлаган эшләрегез уң булсын, - диде ул.

Владимир Михайлович белән бергә эшләүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның да бу кичәдә булуы бу бәйрәмгә ямь өстәде.

- Володя ничек өлгерәдер, сценарийларны да үзе яза, спектакльләрне дә үзе куя, режиссер да, әле китаплар да яза. Безнең бүлеккә ул җитәкче булып килгәч, планны да арттырып үти башладык, бар эштә дә бик тә төгәллекне ярата ул, нинди генә эшкә тотынмасын, сыйфатлы итеп башкару өчен үзенең вакытын да, көчен дә кызганмый, - дип мактады аны Георгий Мефодиевич. Икесе бергә Салих Сәйдәшевның Таҗи Гыйззәт сүзләренә язылган “Эх, күңелле өмәсе” җыруын башкаруларын тамашачылар кабат сорап алкышладылар.

Үзебезнең районның Федоровка авылыннан булган якташыбыз - композитор, баянчы Геннадий Максимов та Владимир Васильев белән иҗади дуслыклары турында һәм улларының да аның юлыннан китүенә сөенүе турында әйтеп үтте.

Ә Җырчы Җәкәү җорты директоры Людмила Белоусова аның иҗаты белән горурланып, күпкырлы талантлы булуына, хезмәтенә соклануы турында сөйләде һәм аңа Рәхмәт хаты, фольклор материаллар бүләк итте.

- Бас бик сирәк очрый торган тавыш. Театрда бас тавышлы артистларны чит шәһәр театырларыннан чакырталар, Татарстанда үзебезнең басыбыз бар! Рөстәм Яхинның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган “Җырланмаган әле безнең җыр” җыруын безнең Владимир Михайлович бик югары дәрәҗәдә оста итеп башкарды. Аңа багышланган иҗат кичәбезнең исеме дә “Җырланмаган әле безнең җыр” дип атала. Без аңа иҗат чишмәсенең саекмавын, яңадан – яңа зур уңышларга ирешүен телибез. Алда әле аның җырлары, эшләре бик күп булыр, ул җырның сүзләрендәгечә, “Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән, җырланмаган әле безнең җыр”, - дип, горурланып әйтте Людмила Даниловна.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА

Лаеш районы Усад авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев