Укучыбыз яза. Күңел күзе – ачык капка үзе
Көн дә юлымда кошлар очрый, алар мине озата баралар, юлдан алар үзләренчә җим эзлиләр, ә бәлки бары тик каршыга чыгып, бөтен игътибарны үзләренә юнәлтсен, диләрдер.
Ә бара торган юлым минем төрле матур төсләр белән бизәлә, әлбәттә, күңелемне күтәренкелек чолгап ала. Алар һәрвакыт төркем төркем булып йөриләр. Монда кара каргалар, аксыл кара чәүкәләр, зәңгәрсу күгәрченнәр, соры чыпчыклар үзара сөйләшәләр. Минем дә кошлар телен өйрәнәсем килеп китә. Нәрсә турында гапләшәләр икән кошлар, кызык та инде бу дөнья дигәнең! Мине сөенечле җырлары, табигатьне мактап аһәңле сайраулары белән озата баралар. Кошлар арасында иң кечкенәләре, шул ук вакытта шаянраклары һәм җитезрәкләре чыпчыклар, дисәм, ялгышмам, чөнки алар әллә ничә мәртәбә җилфердәп, пырлап очып китәләр дә тагын вертолет кебек янымда бертуктаусыз бөтереләләр. Бүген дә тиз генә яшел чыршының иң биек очына кунаклап, берсен-берсе уздырып чыркылдый-чыркылдый җырлый башламасыннармы... Тагын нәрсә уйлап таптылар инде дисәм, канатлы дусларым: «Безне эзлә, тап тизрәк, моны күрергә кирәк», – дип үзара пышылдаша башладылар. Башымны күтәреп карасам, алар чыршының очына өчпочмак ясап менеп урнашканнар икән лә. Ә сез алаймени, әллә куышлы уйныйсы булдыгызмы дип, чыршыга текәлеп карасам, чүт кенә телемне йотмадым... Чыршылар да, әйе, шул сез, кешеләр, кыш көне генә безне күрәсез, ә без яз көне чәчәк атмасак та, нинди бизәкле, дип, бераз үпкәләгән дә кыяфәттә сүз башладылар. Ә мин үз чиратымда итагатьлелек саклап гафу үтендем.
Чыннан да, һәр агач та кешеләр кебек үзенчә матур шул, күңел күзләрен ачып карарга гына кирәк. Менә кайда икән яңалык, сихри матурлык, әнә тамаша, ә кошлар соң тыңлагыз, ничек сайраша! Моны үз күзең белән күрергә, бу матурлыкны тоярга кирәк! Бизәкле чыршы очында уенчыклар эленгән, тере уенчыклар, җырлый торган уенчыклар!
Әйтеп аңлата алмаслык матур манзара! Мәгърур чыршылар нәфис, шул ук вакытта энәле, ә энәләре әле ныгымаган яшь, керпенеке кебек бик каты чәнчемичә, бары тик җиңелчә кытыклап торалар. Ә үзләре шундый матур яңа күлмәкле, әле генә чыккан яшь ботаклар, чыршыны үзләре үк бизәп, кыйммәтлелек өстиләр. Яшел сылукайның кечкенә генә төрткән бөреләрен күрә алмадым дип аз гына күңелем төште. Үземне юатып, киләсе елга, һичшиксез, бу нәни бөреләрне күз уңыннан читтә калдырмаска кирәк, дип, колагыма киртләп тә куйдым. Бу яңа ботаклар, шундый затлылык, әйтеп бетермәслек бәрхетлелек өстиләр горур чыршыларга!
Яз көне бар тереклек яшәрү көченә ия. Яз шаулап торган яшьлек булганга матур шул! Күңелемне әйтеп аңлата алмый торган сөенеч биләп алды. Язгы табигатьтә шундый нәфис бизәкләр! Чыршылар кыш күрке генә түгел икән бит, яз көне дә үзләре нинди көяз, байлык бөрки үзләреннән, яңа зөбәрҗәт ташлы купшы бизәкләр бар дөньяны үзенә тарта, яшеллек күзләрне иркәли. Бу кадәр зиннәтле булып, бар дөньяны гашыйк итеп була микән... Ә чыршылар яшел патшалык хуҗалары моны булдыра ала! Алар яратыр һәм яратылыр, бизәкле яңа тун кияр, бар тереклекнең күз явын алырлык соклангыч булыр өчен яратылганнар. Табигатьтә яңа сулыш өреп, өр-яңа яңарыш, ә мин үз чиратымда әнә матурлык кайда яшеренгән икән дип, сөенечем эчемә сыймыйча, бер тутырып күкрәгемне киң ачып, үпкәләргә үтеп керерлек итеп бу шифалы һаваны суладым. Шулвакыт назлы җил исеп куйды, яшь ботакларны сыйпап алды. Ә яшелкәйләрнең исләре соң, исләре! Монда бернинди дә сүз кирәк түгел, чыршылардан тамган ис, йөрәккә май булып, күңелгә бәлзәм булып ятты. Алай да түгел, күңел кылларында тирән упкылларда яткан яшерен хисләр өермәсе мине яшелкәйләр куенына бөтереп алып кереп китмәсенме! Сулыш алуыма кадәр җиңеләеп китте, бу яшьлек бәлзәме бөтен гәүдәмне биләп алды. Кыш буе чыкмыйча яткан, мине борчыган ютәлем дә өскә калкып чыкты, бөтен тәнем аша җиңеллек тойдым. Менә, рәхмәт төшкерләре дип, соры шаян чыпчыкларга рәхмәтемне әйтеп, юлымны дәвам иттем. Алар да үз чиратларында иртәгә дә чык, дип чыркылдап озатып калдылар.
Роза Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев