Түгәрәк урман күле
Роза Хәйретдинованың хикәясен тәкъдим итәбез.
Кояш нурларын мул итеп түгәрәк күл өстенә сибә. Сагынылган. Нурлар күзне чагылдыра, бөтен күзәнәкләргә үтеп керә. Шундый рәхәт, хәтта рәхәтлектән сабый бала кебек оеп китәм. Тагын да үземне назга төреп, чәчләремне сыпырып, йомшак җил исеп куймасынмы?! Бөтен барлыгымны үзе артыннан ияртә, мин искиткеч илаһи күренештә. Озак та узмый, акрын гына искән җәйге җил нурлары үз куенына ала. Бераздан алтынсу нурлар күл өстеннән бер-бер артлы йөгерә, йөрәк дулкын кага, минем күзләр алар артыннан чак өлгерә. И, йөгереп тә куялар, бар да ихлас, гади, әмма матур. Җәйге җил бизәгән кояшлы манзара беркемне дә битараф калдырмас. Серлелек... Күзләр күлгә төбәлгән, бу кадәр тәэсирле булып була микән? Кояш үзен ничек ярата! Ә түп-түгәрәк күл ничек очкынлана, күктән йолдыз атыламы?!
«Син генә карап хозурланма, без дә бар» дип, кояш нурларында коенырга күлдә яшәүче балыклар да өскә калыкты. Бу күренештән кем ялыкты? Алар бу могҗизадан беркавым тын калып, аннан ныклап уянып, балыклар, син күр дә, мин күр, бер-берсе белән куышлы уйный башладылар, үзләре шундый җилдән җитез, ә күңелдә хисләр, бар дөньяны гизәр хисләр.
Бу матурлыкны тагын да тулыландырырга теләп, ялгыз торна күл өстен моңга чорнап очып үтте. Күлнең тирә-ягы урман, бу урманга ни булган? Куе урман үзенчәлекле тын ала, үпкәсен шултиклем киң ачып сулый, хәтта мин бу сулышны үз йөрәгем аша тоям. Без, табигать, бербөтен. Күңел соң күңел яратудан һич туймый. Матурлык алдында без сүзсез.
Күл буендагы басмага якынлашам: «Су анасы алтын тарагын калдырмаганмы?» Иеләм, су өстендә шәүлә. Менә ул Су анасы, түгел ерак барасы. Сихерлиме? Чәчләре озын, елмаеп карап тора. Көзге түгәрәк, уйларыма чумам. Куш учыма тутырып, су алам, битемне юам, су шулкадәр салкынча, шуңа да карамастан су коенасы килеп китте, суга аягымны тыгып карыйм. «Алга», дим үз-үземә. Тирән күл мине кочагына ала, и, йөзәм! Кыш буена колачлап йөзмәгән, өметне һич өзмәгән татлы хыяллар! Күл суы сихәтен тоеп, бөтен арган тәнем языла, нурлы юл сызыла. Балыклар да: «оста йөзә», дип үземне күзәтә. Шаян җил күл өстендә уйнаклый, үзе белән әйдәкли, өйрәтә. Кояш нурга төрә, җылы сулыш өрә. Аркама ятам, пар акчарлак күлне урый, ә урман, бу күренештән тын калган. «Ярар, җитәр, рәхәт күп булмый», дим. Балыклар басмага кадәр озата, күл ничек хозурланып ята! Озын кап-кара чәчләремнән су тама. Мин шулкадәр шат, кош тоткандай бер урында биеп алам. Йомшак сөлгем кулларымда, күңелдә – уйлар, җылыга тиенәм.
Түгәрәк күл үзеңне күзәтә, кара?! Якынайды ара. Кояш ничек яратып бага, нурларын яга, кулым чәчемнән алтын тәңкәләр кага. Их, түгәрәк күл, ә эчең тулы нур, көннәрең дә төннәрең дә нинди матур! Тирә-ягың урман, кошлар оркестры, кошчыклар канат яра, иңә могҗиза. Мизгел, гомер тиз уза. «Ашыкма китәргә», дип түгәрәк күл кул суза. Йөрәгемнең селкенде бар кылы, озак торыр кояш җыры...
Роза Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев