Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Туган авылга кайту

Зәй районы Чыбыклы авылында кырык елдан артык балалар укыткан газиз әнием Фәриха Сәгыйдулла кызы Солтановага багышлыйм.

Авылыма кайтып килим әле,
Бәлки кемдер миңа шатланыр.
«Кем кызы соң әле, таныш та соң», —
Текәп— текәп карар...һәм таныр.

«Укытучы Фәриханың кызы,
Затлы нәсел— нәсеп баласы.
Атагыз да күркәм иде, мәрхүм...
Барыбыз да шунда барасы...»

Әни төсмерләре йөзләремдә —
Яшел күзләр моңсу багалар.
Әти чалымнары йөрешемдә —
«Бигрәк каты баса, һай, бала».

Урамнарны урыйм кабат— кабат.
Таныш йортлар, якын кешеләр.
Төштә, өндәгедәй, авылына кайта
Сабый җанлы минем ишеләр.

Исәнләшим яше— карты белән,
Сәлам бирим яшьтәшләремә.
Түбән очтан югарочка чаклы —
Күпме капка, күпме хатирә...

Балачагым каршы йөгерә миңа
Чүпрәк чүәк, ситсы күлмәктән...
Кара форма, ак алъяпкыч япкан,
Кем ул кайтып килә мәктәптән?

«Укытучы кызы» — бу сүзләрне
Күпләр әйтте мактап, олылап.
Ә бер агай, ни өчендер, белмим,
Яратмыйча, усал һәм хурлап:

«Камунисның кызы да камунис,
Отрядка башлык итәләр».
«Укытучы кызы. Ни әйтсәң дә,
Аңа яклап бишле тезәләр».

«Колагыңда алкаң да юк синең,
Тавык тәпие сиңа тагарлар», —
Бусы күрше апа сүзе, ай— ай кырыс,
Курка иде хәтта малайлар.

Ул чагында аңа үпкәләдем,
Куркып йөрдем озак, ышандым.
«Ник соң минем колак тишек түгел?
Апалар да, мин дә алкасыз?»

«Тәртип шундый, балам, мәктәптә.
Алка, йөзек, кершән ярамый».
«Ә башкалар нигә кияләр,
Тәртип— таләпләргә карамый?»

«Укытучы кызы һәр нәрсәдә
Үрнәк була иптәшләренә.
Син укымый, тәртип бозып йөрсәң,
Нәрсә әйтим яшьтәшләреңә?».

Әни, әни! Аңламадым сине
Ул вакытта һичбер бөртек тә.
«Алка такма, икеле дә алма,
Укытучы кызы, фәрештә».

Әмма синең сүздән тайпылмадым,
Кызыл китермәдем йөзеңә.
Еллар үткәч менә, барысын аңлап,
Рәхмәт әйтәм зирәк сүзеңә.

Син һәр яктан камил идең, Әни!
Гайбәт җыеп, сөйләп йөрмәдең.
Хәмер, шәраб кебек нәрсәләрнең
Син бер тапкыр тәмен белмәдең.

«Күрше апалар капка төпләрендә.
Син дә чыгып утыр, әнием».
«Дәрес планнары, дәфтәр тикшерәсе,
Су да бик аз калган, бәбием».

Биш баласы өйдә, ә кырыгы
Мәктәп парталары артында.
Йокың туймаса да, чирләсәң дә —
Сиздерү юк алар каршында.

Илле елга якын Укытучы!
Йөкләмәң зур, мөһим вазыйфаң.
Авылдашлар каршында син, әни,
Тоткансың бит авыр имтихан...

Һәрбер йортта синең укучылар,
Бик күпләре —тырыш, гаделләр:
«Укытучы апам үрнәк булды,
Истә һаман, истә дәресләр.

Үстек, таралыштык, дөнья кудык.
Кайтып күрәлмәдек Апаны.
Их, гомерләр кире кайтса икән, —
Без төзәтер идек хатаны».

Юкка кайгырмагаз, авылдашлар,
Әни сезгә үпкә тотмады.
Исемен әйтеп искә ала иде
Үзе укыткан һәрбер баланы.

Уңышлары булса — сөенер иде,
Бала — чага кебек эчкерсез.
Начар хәбәр килсә — әйтеп куяр —
«Ялгышкандыр — заман хәерсез...»

...Китеп барам. Әнием, якташларым,
Булырсыз гел күңел түрендә.
Чит җирдә дә югалмабыз кебек
Сез булганда, авыл көткәндә...

Римма Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев