Шигъри мизгел
Җирле шагыйрәбез Роза Хәйретдинова үзенең чираттагы иҗат җимешен бүләк итә.
Яшисе иде озак
Әни күзләре озата
Кайда булсам да мине.
Йөрәгең ничә канап,
Яшәргә көч бирдеме?..
Авыртулар тоясың
Балаңнан күпме алда.
Кайчак юк шөбһәләр дә
Сине куркуга сала.
Дөньялары болганчык,
Тынычлык шундый тансык.
Сөйләшеп булмый ачык,
Елыйм еш качып-качып.
Үстең авырлык белән,
Иписез чак та беләм.
Ул йөрәгең кайчакта
Ничекләр түзгән, диям.
И балам, син бердәнбер,
Кояш бик сөйгәнгәдер
Сокланып карыйм сиңа,
Барысын Ходай биргән.
Яшисе иде озак,
Җылы учак куенда,
Әни — балалы дөнья,
Тәгам ризык мул сыйда!
Роза Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев