Шәһәргә бару
Пимен Захаровның «Шәһәргә бару» хикәясенең ахыры.
Урманны әйбәт кенә чыккач, юл тагын да яхшырды. Кәефе күтәрелеп киткән шофер, Зөфәрнең яланаякларына күз төшереп, сорап куйды:
— Сәлмән абый, балаларың ничәү соң? Бу малаең инде егет булган — булышадыр хәзер.
— Балаларга байлык зур. Быел яз көне кыз туды — бишәү хәзер. Ә Зөфәр — беренче малай, кул астына керә башлады. Быел әнисенә чөгендер уташырга да булышты.
Үзара сөйләшкәләп, тирә-юньдәге табигать хозурлыгына сокланып бара торгач, юлчылар Чаллыга барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Шәһәр эченә кереп бераз баргач, Сәлмән белән Зөфәр төшеп калдылар, ә борчак төялгән машина элеваторга юл тотты.
Башта Үзәк урамны күрсәтәм дип, Сәлмән Зөфәрне сул якка алып китте. Бу урам шактый матур, асфальт җәелгән, ике-өч катлы таш йортлар да очрый. Урам эчендәге һәр күренеш Зөфәр өчен яңалык иде, шуңа күрә ул әтисе янәшәсеннән атлап тирә-юньне игътибар белән күзәтеп барды.
Әтисе Зөфәрне кинотеатр янына куелган, тимер шкафка охшаган бер әйбер каршына алып килде.
— Менә монысы, улым, тәмле су бирә торган автомат машина инде.
Ул җайланмада капланып куелган пыяла стаканга басып алды, астан чыжылдап су чыкты һәм савытны юдыртып алды. Сәлмән стаканны автоматның икенче ягындагы уемтыгына бастырып куйды да калай стенадагы ярыктан өч тиенлек акча төшереп җибәрде. Стаканга сыек сары төстәге күбекле су акты. Сәлмән беренче стаканны малаена бирде. Көне буе кояш астында йөреп тамагы кипкән Зөфәр суны бер тында эчеп бетерде. Аннан соң әтисе үзенә дә бер стакан агызып эчте, Зөфәргә карап тагын эчәсеңме соң, улым, дип сорады. Эчкән суы бик тәмле тоелган Зөфәр баш кына кагып куйды. Икенче стакан суны инде ул озаклабрак, тәмләп кенә эчте.
— Менә, улым, сусаганны бастык, аннары ашарга да кереп чыгарбыз.
— Ашыйсы килми әле, әти! — диде Зөфәр, бүлтәеп чыккан эчен сыпырып.
— Хәзер, улым, сине тагын бер тәмле әйбер белән сыйлыйм әле, — дип, Сәлмән Зөфәрне кинотеатрның икенче ягында торган агач ларек янына алып килде һәм сатучы хатыннан кәгазь стаканга салынган, ак төстә булган нәрсәдер үлчәтеп алды. Сатучы стаканга юка агач калакчык та тыгып бирде.
— Зөфәр, бу ашамлык «морожный» дип атала инде. Ул бик салкын, шуңа күрә калак белән вак-вак кына кабып аша, тамак төбең авыртмасын. Улым, бара-бара ашарсың, хәзер икенче урамга китик, безгә кирәкле тауарлар шунда булырга тиеш.
Зөфәрнең берничә ай уйлап йөргән хыялы тормышка ашты, ул ашыкмыйча гына ашарга тырышса да, бик тәмле тоелган бу «морожный» дигәннәрен юк иткәнен сизмичә дә калды.
Алар тагын сулга борылып бер зур урамга кереп киттеләр. Бу урам Зөфәргә бик охшап бетмәде. Аяк асты кая карама ком, чирәм дә юк. Ике яклап тезелеп киткән бер-ике катлы агач йортларны тузан бас-кан.
Әтисе артыннан калышмаска тырышып атлаган Зөфәр сорап куйды:
— Әти, Чаллыда трамвайлар йөриме соң?
— Улым, Чаллы зур шәһәр түгел, трамвайлар юк, ә менә автобуслар йөри.
Калай түбәле, озынча, таштан салынган кибет янына җиткәч, «безгә кирәкле әйберләр монда булырга тиеш» дип, Сәлмән Зөфәрне эчкә алып кереп китте. Кибеттә юллары уңды, җитәрлек күләмдә шифер кадаклары алдылар. Сәлмән «авыл кибетенә кайтмый» дип ишек беркетә торган петләләр һәм ниндидер вак-төяк әйберләр сатып алды.
Кибеттән чыккач Сәлмән шактый авырайган биштәрен иңбашына эләктереп киеп куйды. Канәгать йөзе белән Зөфәргә карап:
— Менә болары булды, улым. Алла боерса, берничә көннән өй түбәсен шифер белән ябып җибәрербез, өебез тагын да матураебрак китәр.
Өй түбәсе дигәч, Зөфәрнең күз алдына кыектагы карлыгач оясы килеп басты. Берничә ел инде карлыгачлар яз саен очып килеп, ул ояда бала чыгаралар. Зөфәр ул кошларның тормышын күзәтергә ярата.
— Әти, түбә япканда карлыгач оясы җимерелмиме соң?
Сәлмән улы кинәт кенә шундый сорау биргәнгә бераз аптырабрак аңа карап алды.
— Улым, карлыгач оясы җимерелми, без бит өй кыегын сүтмибез. Аннары, улым, карлыгач ояларын ватарга ярамый, халыкта ул ояны җимергән кеше өйсез кала, дигән ышану бар. Әйдә, Зөфәр, хәзер сиңа ботинка карыйбыз. Зөфәр белән Сәлмән ике катлы зур матур кибет янына килделәр. Эчкә кергәч кибетнең матурлыгына, андагы тауарларның күплегенә Зөфәр шаккатты. Әтисе Зөфәрне ашыктырып:
— Безнең вакыт аз, әйдә, улым, аяк киемнәре бүлегенә керик, — диде.
Аяк киемнәре бүлегендә дә байлык зур иде, Сәлмән Зөфәрдән ботинканың кайсысы ошаганын сорады. Зөфәр кайсысын сайларга белмичә бераз карап торды да кара лаклы ботинкага төртеп күрсәтте. Сәлмән сатучыдан тиешле үлчәмне сорап алып улы янына килде дә, аның тузанлы аякларын кулъяулыгы белән сөртеп, киеп карарга кушты.
— Киеп җибәр әле, улым! Шнурларын бәйлә дә йөреп кара.
Кигән ботинкалар аякка таман булып чыктылар. Сәлмән акча түләп килгәч Зөфәргә шәһәрдә егет кешегә яланаяк йөрү килешмәс, улым, ботинкаларны салма инде, диде.
— Әти, иртәгә мәктәпкә барырга пычраныр бит.
— Пычранса, улым, кайткач чистартырбыз.
Кибеттән чыккач Сәлмән улын ашханәгә алып китте. Ашаганнан соң юлчылар кайтырга дип олы юлга чыгып киттеләр.
Әтисе Зәй ягына баручы олы юлда машиналар күп йөри, дисә дә, кичкә таба йөрүче машиналар нык сирәгәйгән иде. Юл уңае машина көтеп озак басып тордылар, тик утырып китеп кенә булмады. Машиналар да сирәк, булганнарының да кабиналарында кешеләр утыра. Кичкә таба салкынайтып та җибәрде. Күлмәкчән генә булган Зөфәргә әтисе үзенең пинжәген салып киертеп куйды. Әтисе шәһәргә баргач күрсәтәм дигән «пыяла юл» да ошамады Зөфәргә. Ара-тирә машина мае таплары белән чуарланган, караңгы төстәге асфальт юл белән пыяла арасында охшашлык тапмады ул.
Бик озак көтеп тә утырып китеп булмагач, Сәлмән Зөфәргә карап:
— Улым, бүген кайтып җитеп булмый инде. Чаллыда кунарга туры килә.
— Әти, иртәгә мәктәпкә соңга калмыйбызмы соң?
— Иртәгә кояш чыгу белән кайтырга чыгарбыз, улым, өлгерергә тырышырбыз. Чаллыда кунар урыннар бар-барын. Тик иң якыны Мияссәр абзыйның кызы Әлфияләр булыр, — дип Сәлмән Зөфәрне кирегә, шәһәр эченә ияртеп кереп китте.
Икенче көнне иртүк чыгып баскан юлчылар авыл ягына китүче юл борылышына тиз кайтып җиттеләр. Борылышта ике сәгатьләп торганнан соң, алар ягына кайтучы транспорт очрады. Бу машинадан да төшеп калгач, калган юлны җәяү кайтырга булдылар.
— Улым, тагын 6 чакрым калды, җәяүләп кайтырга туры килер. Киттек, юлда берәр нәрсә очраса — утырырбыз.
1 сентябрьдә мәктәпкә барып булмады инде дип уйлады Зөфәр, әтисеннән калышмаска тырышып алга атлаганда. Әтисе кызу йөри шул, аннан калмыйм дип Зөфәргә «юыртып» та алырга туры килә. Сәлмән малае артта кала башласа бераз көтеп тора, армадыңмы соң, дип сорап куя. Аруын армады Зөфәр, ул көне буена күп чаба, тик бүген кызурак барырга кирәк шул. Быел җәй көне Зөфәргә бигрәк күп җәяү йөрергә туры килде, чөнки ул кунакка кайткан апаларын урманга алып йөрде. Карагандада яшәп, үз гомерләрендә беренче мәртәбә урман күрүче апалары җәй буе урманнан кайтып кермәделәр, дисәң дә була. Үзен хәтерли башлаганнан бирле әти-әнисе белән урманга атлы арбада йөргән Зөфәр ике яшүсмер кыз өчен төп юл күрсәтүче булды. Башта каен җиләге, аннары җир җиләгенә йөрделәр, соңрак кура җиләге һәм гөмбә җыюлар да калмады. Алар авылының өч ягында калын-калын урманнар булса да, барып җитәргә, кимендә, 3-4 чакрым юл үтәргә кирәк. Көн буе йөри торгач аяк табаннары кыза башлый.
Юлчылар күрше авылга кермичә, инеш буеннан, болынлыктан гына кайтып юлны бераз кыскарттылар. Тагын бераз кайткач аларның авылы күренә башлады, кайтучыларның аяк атлавы җиңеләеп китте.
Аларның авылга керүен күреп, беренче өйдә яшәүче, турларында уйнап йөргән Зөфәрнең яшьтәше Суфия каршыларына йөгереп килде.
— Зөфәр, ник бүген мәктәпкә килмәдең? Укытучы апа сине сорады. Ә безгә мәктәптән чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Укытучы апа «Әлифба» китабы бирде, — дип Суфия теле-телгә йокмый сөйләп китте.
— Ә без Чаллыга — шәһәргә бардык.
Сәлмән һаман да сөйләшеп торырга исәбе булган Зөфәрне алга әйдәкләде.
— Улым, кайтыйк, өйдә югалтканнардыр. Мәктәпкә баралмавың өчен борчылма — иртәгә барырсың, «Әлифба» китабы да бирерләр. Җырак бабаң сине бик зиһенле дип мактады, шулай булгач, улым, сиңа бик күп укырга туры килер әле.
Зөфәрнең үз гомерендә шәһәргә беренче сәяхәте менә шулай тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев