Шәһәргә бару (хикәядән өзек)
Якташыбыз Пимен Захаровның «Шәһәргә бару» хикәясеннән өзек тәкъдим итәбез.
Пимен Захаров — гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган районыбызның күренекле агрономы. Ул кечкенәдән үк игенче булырга хыяллана, икмәк үстерү җир йөзендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе икәнен күңеленә сеңдереп үсә. Әлеге хикәядә аның балачак хатирәләре тасвирлана.
Күк йөзендәге югары ноктасына күтәрелеп җитә язган кояш җылы нурларын җир өстенә сибә. Җәйнең соңгы көне булуга карамастан, һавада эсселек хөкем сөрә. Тыкрыкта үсеп утыручы берничә агачның әлсерәп утыручы яфраклары әле яшел төсләрен җуймаган, тик койма кырыйларында үсүче үләннәр генә орлыкларын өлгертеп, картаеп баралар. Тыкрык уртасындагы тузанлы юлдан 7-8 яшьләрдәге ике яланаяклы малай бара. Менә алар тыкрыктан чыгып бодай камышлары арасындагы басу юлына аяк бастылар да туктап калдылар. Вәлинур исемлесе Зөфәргә карап:
— Мин «зернатукка» бармыйм инде, анда хәзер кеше юк — кызык түгел. Ашыйсы да килә! — диде.
Зөфәр иптәшенә бераз ялынып алды:
— Әйдә, озак булмабыз, бергә барыйк инде. Иртәгә 1 сентябрь — мәктәпкә барырга кирәк. Укый башлагач болай иркенләп йөреп булмас.
Зөфәр соңгы вакытта түземсезлек белән мәктәпкә — беренче сыйныфка укырга баруны көтә иде. Быел икенче сыйныфка баручы Вәлинурның гына артык исе китми.
Вәлинур «мин өйгә кайтам», диде дә бакчалар артыннан гына түбән очка таба китте. Зөфәр басу юлыннан каршыда күренеп торган ындыр табагына атлады. Ындыр табагы авылдан 350-400 метр ераклыкта, калкурак урында, басуда урнашкан. Ул бик зур, койма белән уратып алынган, уртада киң һәм биек итеп салынган түбәле корылма тора. Ул корылма арткы ягында ике якка тармакланып киткән. Корылманың түбәсе бик яхшылап салам белән ябылган. Ындыр табагының җир өслеге ныклап тапталып, кат-кат себерә торгач шомарып беткән. Ындыр табагын халык телендә «зернатук» дип кенә сөйләшәләр, һәр елның җәй азагы-көз башында ул авылның «штабына» әйләнә.
Җәйгә кергәч авылдагы кырчылык бригадаларын берләштерделәр. Зөфәрнең бригадир булып эшләгән әтисен ындыр табагы мөдире итеп куйдылар. Зөфәр урып-җыю чорында башка малайлар белән ындыр табагына йөрергә ияләште. Монда күңелле, һәр якта эш кайный. Бик күп хатын-кызлар ике сменада эшкә йөри. Көндез йөрүчеләрнең күбесе бала арбасы тартып килә. Ындыр табагының күләгәле ягында кайчакта 15-20 бала арбасы җыела. Зөфәр шикелле малайлар үзләренә төрле шөгыль табып уйнап йөриләр, ындыр табагын себерергә дә булышалар. Кайвакытта түбәнең атламасы утырган бүрәнәдән сикереп уйный башлагач кына, «көшелне ишәсез», дип ындыр табагыннан куып та чыгаралар. Иң күңеллесе — комбайннан икмәк ташучы машиналарга утырып йөрү. Зуррак малайлар җитешмәгәндә, Зөфәр кебекләргә дә бәхет елмая. Басуга барганда машинаның әрҗәсенә басып, ачык күлмәк изүеннән кергән җил агымын тоеп бару — нинди рәхәт... Бункеры тулган комбайн янына килеп туктауга, тузанга батып беткән комбайнер, ап-ак тешләрен балкытып елмая да, машина йөртүче белән бер-ике сүз алышканнан соң, икмәген бушата башлый. Зөфәр белән Вәлинур мөшкәдән агылган иген бөртекләрен машина әрҗәсенә таратып, тигезләп торалар. Басудан «зернатукка» кайтканда инде, икмәк көшеленә аякларын тыгып, җылы ашлык өстендә утырып кайталар, иген бөртекләре арасында төрледән-төрле бөҗәкләр кайнашалар, кайберләре очып та китә.
Зөфәрнең ындыр табагына даими йөрүенең кешегә әйтергә ярамаган бер «сере» дә бар — ул "зернатук«тан бераз борчак эләктереп кайту иде. Соңгы елларда олылар «ниһаять авыз икмәккә туйды», диләр. Чөнки ел ахырында колхозчылар эшләгән «хезмәт көннәренә» шактый гына күләмдә арыш һәм бераз бодай да бирәләр. Тик борчак бирмиләр шул. Югыйсә, борчакны ел саен бик күп үстерәләр. Көз көне барысын кырып-себереп дәүләткә тапшыралар. Әтисе чит илләргә саталар, дип әйтә. Чит ил дигәне үзләре үстерми микән?
Борчак яшел кузак чагында да, кыш көне дә бик тәмле ризык бит. Зөфәр бигрәк тә мичтә, чуен чүлмәктә каз ите турап пешергән борчак ашын ярата.
Зөфәр белән Вәлинур борчак эләктерү өчен бернинди янчык-мазар йөртмиләр, сатин тукымадан тегелгән чалбар-ыштаннарында хәтта кесәләре дә юк. Әмма аларның башларында һәрвакыт каты кәгазь козыреклы, үзләре «картуз» дип йөри торган
баш киеме бар.
Алар уйнап туйгач, шул картузларына борчак тутырып, койма янына киләләр дә ярыктан басу ягына куялар. Аннары кулларын селкеп капкадан чыгып бераз баралар да үсеп утыручы бодай эченнән барып «табышларын» алып, кайту ягына сыптыралар. Бодайны җыеп алгач, бераз читенләште читенләшүен, ләкин ындыр табагыннан бераз астарак урнашкан ашлык келәтләре белән ике арада казылган силос базлары коткара. Аларны казыганда чыгарган балчык өемнәре артыннан кайтып китү җаен таптылар.
Чоландагы капчыкта шактый гына җыелган борчакны әтисе күргән ахры, Зөфәр атасы белән анасы арасында булган күңелсез сөйләшүнең шаһиты булды. Аңа әти-әнисе һәм әбисе дә кеше әйберенә тияргә ярамый, дип үгет-нәсихәт биреп торалар. Ләкин Зөфәр «зернатуктан» борчак алып кайтканда кеше малын алам дип уйламый иде, чөнки олылар үзара сөйләшкәндә «колхуз малы — уртак», дип әйтәләр бит.
Быел җәй коры килде, уңыш та артык зур булмады. Август ахырына инде урып-җыю эшләре төгәлләнеп, иген уңышы да урнаштырылып беткән иде. Ындыр табагында эшләүче кешеләр дә юк, түбә астында бер борчак көшеле генә бар. Зөфәрнең әтисеннән «югарыдан рөхсәт булса, колхозчыларга хезмәт көненә бирергә җыеналар», дигәнен ишеткәне булды.
Зөфәр ындыр табагына якынлашу белән үк анда бер җанлану сизде. Капка төбендә, үзенең будкасыннан чыгып, таякка таянып бер кулы чулак Мияссәр карт басып тора. Ул каршы якта яшәүче күрше малаен:
— Бүген соңга калдың әле син, олан! Менә соңгы икмәкне дә төяп китәләр, — дип каршылады.
Зөфәр аның белән исәнләшеп эчкә кереп китте. Ындыр табагында, читтәрәк, борчак төялгән бер «ЗИС-5» машинасы тора. Икенче шундый ук машинага 5-6 хатын-кыз чиләк белән бөртек төйиләр. Көн кызуыннан тирләп пешкән әтисе Сәлмән Зөфәрне күрүгә:
— Кая югалдың син, улым! Мин өйгә кереп чыкканда әйтеп киткән идем, минем янга хәзерләнеп килсен дип. Беркая да китмә, улым, машинаны төяп бетергәч — Чаллыга китәбез, — диде.
Бу сүзләрне ишетүгә Зөфәрнең куанычтан авызы ерылып китте, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. «Ур-ра — Зөфәр шәһәргә бара!»
Сәлмән Зөфәрнең өс-башына күз төшереп алды. Күлмәк-чалбары чиста, тик яланаяк.
— Улым, аягыңа сандали киеп килсәң дә ярар иде, тик өлгерә алмассың инде. Бар, чалбар балакларыңны кагып, аякларыңны әйбәтләп юып, суны пожарный мичкәдән ал.
Зөфәр мичкә янында эленеп торган кызыл төскә буялган чиләк белән су алды, ыштан балакларын кагып, аякларын көче җиткәнчә ышкып-ышкып юа башлады.
Аның янына килеп баскан Мияссәр карт:
— Чебиләгән аякларыңны бик әйбәтләп юасың, кая җыена күрше егете?! — дип сорады.
— Әти белән хәзер Чаллыга, шәһәргә китәбез, — диде, горурланып.
— Маладис, килеп җитештең алайса. Икенче машинаны да төягеч белән төягән булсалар, күптән киткән булырлар иде. Ут беттеме?! Төягеч ватылдымы?! Көйли белә торган кешесе дә юк бит, — дип сөйләнеп алды Мияссәр карт.
Зөфәр шәһәргә барабыз, дигән тылсымлы сүзне берничә атна көтеп йөреп, оныта да башлаган иде инде.
Урып-җыю башында ук әнисе әтисенә:
— Сәлмән, сиңа ничек тә шәһәргә барып ул «шифер кадак-лары» дигәннәрен алып кайтырга иде бит. Көзгә хәтле түбәне шифер белән япмасак, тагын да ныграк үтәр бит. Җәй буе яңгыр булмагач кына сизелми башлады. Аннары, үзең белән Зөфәрне алсаң да ярый. Аңа мәктәпкә барырга яңа ботинкалар алырга туры килер. Кимәгәч, сандалилары әйбәт тә, көз көне алар белән салкынрак булыр, — дигән иде.
Әнисе үзе дә дә, Зөфәрнең яз көне генә туган сеңлесен бала арбасы белән тартып, өйләреннән ерак булмаган, авыл эчендәге ашлык амбарларына эшкә йөри.
Зөфәр быелгы җәйгә хәтле шәһәр турында олылар сөйләгәнне генә ишетеп белә иде. Акчасы булмагач, кинога кергәне дә булмады.
Быел җәй алардан бер өй аша гына авылда кино куючы Нәҗип абыйсы үзенең яңа өйләнешкән хатыны белән яши башладылар. Аларның вак-төяк йомышларын башкарып Зөфәргә берничә мәртәбә кинога бушлай керү насыйп булды. Ак җәймә экрандагы шәһәр тормышын күреп Зөфәр гаҗәпкә калды: күпкатлы таш йортлар, тыз-быз чабучы машиналар ташкыны, тимер рельслардан йөрүче трамвайлар.
Зөфәрнең шәһәр тормышы турындагы белемен быел җәй көне Караганда дигән каладан кунакка кайтып төшкән икетуган апалары арттырды. 12 һәм
14 яшьлек бу яшүсмер кызларның үзләре генә Казахстаннан исән-имин кайтып җитүләренә бигрәк тә аларны икенче мәртәбә генә күрүче әбиләре сөенде. Авылда яшәгән айдан артык вакыт эчендә кунак-лар бераз татарча «сукаларга» өйрәнделәр, Зөфәр алардан русча сүзләр ятлады. Апалары Зөфәргә шәһәр тормышы турында күп сөйләделәр. Аңа тагын шунысы ошады, шәһәрдә бик-бик тәмле «морожный» дигән әйбер сатыла икән, их, ашап карарга иде, шуны...
Ашлык төяүче хатын-кызлар эшләрен төгәлләделәр. Сәлмән аларга карап:
— Хатыннар, тагын бер мәртәбә себереп чыгыгыз да аннары кайтырсыз. Бригадир очрый калса, "зернатук"та эш бетте дип әйтерсез, — диде.
Сәлмән янына килеп баскан Мияссәр карт аңа эндәшеп:
— Сәлмән, хәзер Чаллыга китәсез икән. Баргач кызым Әлфияләргә кереп чыгалмассыңмы? Хәлләрен белеш әле, бик сирәк кайталар бит, — дип сорады.
— Вакыт җитмәс инде, Мияссәр абзый. Машиналар кире кайтмый бит, ә безгә бүген кайтып җитәргә кирәк, иртәгә Зөфәр мәктәпкә бара.
Сәлмән, бүген борчак төяргә Чаллыдан машиналар киләсен белгәч, күрше авылдагы колхоз идарәсеннән кайтышлый өйләренә кереп яхшырак киемнәр киеп, акча алып чыккан иде. Шуңа күрә икенче машина төялеп беткәч тә, аңа утырдылар да юлга чыктылар. Бер-ике чакрым баргач, ике авыл уртасындагы басуда төзелә башлаган яңа ындыр табагына кереп, төялгән йөкне үлчәп чыктылар. Айдан артык авылда яшәп, ындыр табагыннан элеваторга ашлык ташыган, кара мыеклы машина йөртүче инде үз кешегә әйләнеп беткән, ул:
— Сәлмән абый, турыга Борды аша гына барабыз, шактый якынрак та, быел юл да әйбәт, — диде.
Сәлмән кабина уртасында утырып баручы улы Зөфәрне юлда очраган авыллар белән таныштырып барды, якындагы инеш-елгалар, болыннар атамаларын да әйтергә онытмады.
(Ахыры киләсе санда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев