Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Сагынам сине, әнием!

Укучы хаты.

Әниемне тагын бүген төшемдә күрдем.

Алъяпкычын кигән, яулыгын чөеп бәйләгән дә мич каршында коймак пешерә... Ә мин тәмле коймак исләрен иснәп, иркәләнеп ятам. Әниемнең йөзендә яп-якты елмаю. Авыр хәлдә булсам яки чирләп китсәм, төшкә керә. Елмаеп төшемә керсә, беләм инде, үтәчәк бу борчулар, узгынчы җил сыман таралачак, тик бераз сабыр итәсе. Ул үзе бик тә сабыр, беркайчан беркемне авыр сүз белән рәнҗетмәс, хәтта үзен рәнҗеткәннәргә дә авыр бәрелмәс иде. Бервакыт күршебез Мәрзия апа бәрәңге бакчаларында әтәченең үле гәүдәсен тапкан. Килеп керде дә әнигә ябырылды. «Бакчагызга кергән өчен син генә таш атып әтәчемне үтердең», — ди бу әнигә. Авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәдек, тузынды-тузынды да чыгып китте бу. Әнигәме инде бу эшне эшләргә, ул бит чебенне үтерергә дә кызгана торган кеше. Ачу килде. Әни бераз югалып торды. Чыксам, мунча артында елап тора. Кан кызды, хәзер керәм дә үзен туздырып чыгам әле, дим. Әни шып туктатты: «Балам, күрше белән алай ачуланышып йөрмә. Дуласын, рәнҗемә! Ә каргыш таягы ике башлы була ул, берсе аңа төшсә, икенчесе сиңа кагылырга мөмкин. Күңел тулганга гына елавым...»

Йөрәге олы иде аның. Безнең җаннарны вакланудан, үч, үпкә, каргыш кебек яман гадәтләрдән сак-ларга тырышкан. И күп булды инде ул әниемнең «тәрбия дәресләре». Урлашу — оят, алдашу — язык, гайбәт сөйләү — гөнаһ. Бу аның безгә һәрвакыт кабатлап әйтә торган сүзләре. Килешмәгән гадәтләрне, ярамаган гамәлләребезне хәйләкәр генә, шундый оста итеп төзәтә, хәзер дә көлеп искә төшерәм. Тәлинкәләреңне озаклап юмый йөрсәң дә, табында ашъяулыкка тамызып ашасаң да: «Җыештыр, балам, киявеңнән уңмассың», — дип куркыта. «Ашаганда сөйләшмә, авызыңа шайтан керә». Шулай итеп әйтә, ышанмас җирдән ышанасың.

Авылларда каз өмәләре үтә иде. Кич белән кунаклар җыеп аш үткәрү гадәте бар. Әнием югары очта яшәүче бертуган тиешле Саимә апаны чакырып килергә кушты. «Ул килә алыр микән, чирләп тора икән», — дим. «Кызым, килсә килер, килмәсә юк, әйтүе кыйммәт», — диде әнием. Киттем, дөрестән дә Саимә апа ятып тора. «Килә алмам инде, чирләбрәк торам бит әле», — ди. Әниемнең әйткән сүзләрен нәкъ ул әйткәнчә әйттем дә куйдым. Ул нәрсә уйлагандыр — белмим. Кайттым да: «Әни, ул килә алмый, син әйткән сүзләрне тапшырдым», — дидем. «И, балам, кеше күңеленә авыр була торган сүзләрне беркайчан да әйтмә», — дип кисәтү ясады әни. Бусы да тагын бер «тәрбия дәресе» булды.

1 апрель — көлке һәм алдау көне. Мин дә алдарга булдым. Кемнәрне диген әле син — күршедәге өч әбине. Ягылмаган суык мунчага чакырдым. Үзем лапас түбәсеннән күзәтәм. Киләләр бит, комганнарын күтәреп, бераздан сукырана-сукырана чыгып киләләр. Кая сиңа көлү... Их, әнием әйткән иде бит — алдау явызлык дип... Әниемнең өченче «тәрбия дәресе» булды бу.

—Кызым, кешеләр икегә аерыла: яхшы һәм начар. Беребез дә камил түгел, плюслары да, минуслары да бар. Кешеләр ялгыша, аннан хатасын төзәтә. Ул әле начар кеше булмый. Бар, кереп әбиләрдән гафу үтенеп чык. Башта коймаклар пешер, шуның белән чәй эчәргә әбиләрне чакыр. Яхшылык кешенең үзен дә матурлата, — диде әнием, мине нык ачуланмыйча гына.

Мин шатлана-шатлана шулай эшләдем. Кемнең инде матур буласы килмәсен! Әниебезнең әйткән сүзен тыңламасак, безгә әйтә торган бер тылсымлы сүзе бар иде: «Әтиегезгә әйтәм!» Мин хәзер шундый фикергә киләм, әнием гомере буе әтинең гаиләдәге абруен күтәреп яшәгән. «Әтиегез кайткач эшләгән эшләрегез хакында сөйләрсез», «Әтиегез ничек әйтсә — шулай булыр». Шушы сүзләр безнең күңелгә кечкенәдән сеңеп калган.

Авыр хәлгә калган чагында әниемә сорау бирдем: «Әни, нигә мине язмыш һаман сыный соң?» Ә ул миңа болай дип җавап бирде: «Сабыр бит син, балам, сынмыйсың. Кайгырма, сабыр булырга сабырлыгың җитсә, бәхет үзе килә ул», — диде.

Без үскәндә көндәлек язу гадәте бар иде бит. Бүгенге көнгә кадәр мин аны саклыйм һәм аны еш кына ачып укыйм. Укыйм да туктап калам. Хатирәләрне барлап, әле моңаям, әле сөенәм, елап та, ә кайчакта көлеп тә алам. Әнием киңәшләрен, мәгънәле сүзләрен дә язып куйганмын. Дүрт кенә сыйныф белеме булса да, шулкадәр мәкальләрне, әйтемнәрне каян белде икән дип гаҗәпкә калам.

— Укы, кызым, тырыш бул. Тырышкан табар, ташка кадак кагар». — Бу аның сүзләре. (Әйе, кагарсың ташка кадак, дип кырына язып та куйганмын бит).

—Тәүфыйклы, тыйнак, ихтирамлы бул. Үзеңне беркайчан да дусларыңнан өстен куйма.

—Олыларны хөрмәт ит, кечеләрне кече ит. Тәмле телле, олы җанлы, сабыр холыклы бул.

—Эштән курыкма, күз куркыр, кул эшләр. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен булыр.

Мин кечкенәдән сәнгатькә гашыйк идем. Сигез классны тәмамлагач, театр училищесына барырга уйладым. Әнием бу теләгемне хупламады.

—Нинди генә һөнәр иясен алсак та, аның шул һөнәргә җәлеп итүче, башта хәреф, соңрак тулаем дөньяны танып белергә өйрәтүче остазы була. Ул — укытучы. Укытучылык — иң изге һөнәр ул, — диде әнием.

Мин аның киңәшләренә каршы килә алмадым. Эшли башлагач та әниемнән тагын бер-ике «тәрбия дәресе» алдым: «Гадел бул, баланың күңелен рәнҗетүдән сакланып, сак эш ит. Тырышып, бар белемеңне биреп бала белән эшләсәң, күңеленә ачкыч таба белсәң, зур уңышларга ирешерсең», — диде ул.

Әнием — күз нурымның үзәкне өздереп әйтә торган бер сүзе һаман истән чыкмый: «Инде кызым, картайган көндә урын өсләренә генә калырга, сезне тилмертергә генә язмасын» , — дия иде дә кеше кулларына гына калырга язмасын, дип тә өстәп куя иде. Теләгәне тормышка ашты. Ул беркемне дә «тилмертмичә» 96 яшендә тиз арада арабыздан китеп барды. Киткәнен сизми дә калдык...

Тормышымның күп кенә очракларында минем эшләрем уңышлы булды. Әмма бу уңыш — җай килү очрагы гына түгел. Сабыр холыклы булу, әниемнең «тәрбия дәресләре» ндәге биргән киңәшләре уңышка ирешүдә роль уйнадылар.

Әниләр көне җиткән саен күңелгә әллә нинди моңсулык иңә. Газизләрдән газиз, иң кадерле кешемә шалтыратасы иде дә... Ул юк шул инде. Күптән юк. Ә юклыгына һаман күнегеп булмый. Шатлыкта да, кайгыда да әни белән уртаклашасы килгән хис-хыяллар бугазга төер булып төелә дә... Ул юк. Әмма ни кылсаң да ул ни әйтер, дигән уй бар. Иң дөрес сүзне әни әйтер дигән ышаныч бар. Шул уй йөртә, көч бирә...

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев