Клавдия Максимова: «Һәйкәл тора авыл уртасында»
Бөек Җиңү көне багышланган шигырьләр тәкъдим итүне дәвам итәбез.
Һәйкәл тора авыл уртасында
Ничәнче яз инде тол аналар
Һәйкәл каршысына киләләр.
Таш сын дәшми, димә, алар дәшә,
Һәйкәлләр дә сөйли беләләр.
Бик кичегеп каян кайттың, Ана,
Кайда йөрдең сагыш таратып?
Йөргән җирләреңдә чәчләреңне
Җилләр сыйпыйлармы яратып...
Әллә инде, Ана, син узганда,
Җилләр дә бер тын алдымы?
Чәчкәләр дә синең сагыш күчеп,
Җиргә ятып, елап калдымы?
Син утырган таш та, зур кайгыдан,
Җиргә батып, сеңә баргандыр.
Синең караш күчкәч, горур тау да
Кечерәя генә баргандыр.
Кайтып киләсеңме бүген дә син
Басу юлларыннан әйләнеп.
Кара кайгы баскан иңнәреңне,
Кара шәлең килә сөйрәлеп.
Ничәнче кат Җиңү язы килде,
Өмет баглый Ана туар көнгә.
Еллар уза — яра һаман яна,
Бәлки, дигән өмет гел күңелдә.
Сыйпый Ана назлап һәйкәл ташын:
«Җир-Ананың газиз күкрәгенә
Башың салдың кай якларда, балам?
Хәбәрең дә, каберең дә юк бит,
Ә мин әле сине көтәм һаман.
Ил ярасы белән бергә узды
Явыз дошман салган тирән яра.
Ил бәхете, якты көннәр өчен
Рәхмәт, сиңа, рәхмәт, газиз балам.
Ил онытмый батырларын, балам,
Ил күгендә мәңгелек ут яна.
Батырлар һәркем йөрәгендә,
Бер батырның анасы мин, балам...»
Һәйкәл тора авыл уртасында
Мылтык тотып көнен-төнен сакта.
«Сак булыгыз, сугыш — кара кайгы» —
Таш сын безне кисәтә шул хакта.
Ничәнче яз инде тол аналар
Һәйкәл каршысына киләләр.
Таш сын дәшми, димә — алар дәшә,
Таш сыннар да сөйли беләләр.
Клавдия Максимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев