Клавдия Максимова: «Гади дә мин, ләкин горур да»
Озын ялларда җанга рухи азык та кирәк. Клавдия Максимованың шигърият дөньяcына чумып, ял итеп алыгыз әле.
Күңелем мәрҗәннәре
Кечкенәдән булдым мин хыялый
Йолдызларга карап уйландым,
Ефәк җилгә йөрәк серен ачтым,
Моңсу айга карап моңайдым.
Җырлап аккан чишмәләргә карап,
Талга сөялеп, таңда моңландым.
Чишмә җырына кушылып җыр җырладым
Сандугачлар җырын тыңладым.
Кечкенәдән тыңлап үскәнгәме
Аңладым чишмә җырын
Серләремне аңа чиштем
Сайрар сандугач булып.
Җыйдым да айның нурларын,
Йолдызларның серләрен;
Уйларымны бергә кушып
Күңелемә бикләдем.
Күңелемдә шыткан мәрҗәннәрне
Таңда сөйләп, талга элдем мин;
Йөрәгемдә туган җырны көйләп,
Болыннарда җырлап йөрдем мин.
Мин хәзер дә әле шул ук кеше
Хыял диңгезендә йөзүче.
Чәчәкләрнең таҗларыннан алып
Чыкларыннан мәрҗән үрүче.
Сагындыра үсмер елларым
Чыккан саен авылым кырларына
Бер күмелеп һәм бер күренеп
Уйный-уйный иген арасыннан
Бер кыз бала килә йөгереп.
Йөгереп килә басу түрләреннән
Сары чәче җилдә тибрәлә.
Көт дигәндәй кулын болгап ала,
Яңгыратып көлеп җибәрә.
Чү, тукта әле, бу бит балачагым,
Сары чәчле кызчык мин үзем!
Балачактан миңа сәлам юллап
Хатирәләр шулай кул изи.
Иртән төшәм инеш буйларына
Сагындырган чишмә юллары.
Хатирәләр килә бер-бер артлы
Сагындыра үсмер елларым.
Көянтәсен асып иңнәренә
Бер кыз кайта чишмә юлыннан,
Узып китә яннан салмак кына
Түзәлмыйча аңа борылам.
Зәңгәр күзле, җитен сары чәчле
Ул кызчык та миңа борыла.
Чү! Туктале! Хатирәләр булып
Үсмер чагым каршылаган икән
Мине шулай чишмә юлында.
Сагындырган болынымнан атлыйм
Хәтфә палас үлән өстеннән.
Башын кырын салып, мут елмаеп
Бер кыз тора томан эчендә.
Болын буйлап миңа таба атлый
Җитен чәчен җилгә таратып.
Кулларында ап-ак ромашкалар,
Күзләрендә сөю — ярату.
Туктап кала да кыз барган җирдән
Сау бул, диеп, кире кузгала.
Тукта! Тукта! Китмә син яшьлегем...
Кыз ишетми, хатирәгә күмеп
Томаннарда эреп югала...
Үткәннәрем белән очрашып
Туган яктан китеп барышым.
Эзләремне югалтмаган авылым,
Һәр адымың, һәрбер карашың.
Мин яратам сине, Кабан халкым
Күзләремә зәңгәрлеге төшкән
Зәңгәр күкне сөеп караганга.
Әле аның зәңгәрлеге шуннан -
Зәңгәр кыңгыраулы болыннардан.
Каеннарың белән бергә мине
Шифа җирең сөеп үстерде.
Таңнарыңның моңын, чишмәләрнең җырын
Тавышыма минем күчердең.
Чишмә җырың минем тавышымда
Челтер-челтер булып ага гына.
Табигатең, халкың үзгә якын
Мин сокланып яшим Кабаныма.
Йолалардан читләргә тайпылдырмый
Тәрбияләдең мине читкә какмый;
Үз Кабаным күңелемә якын,
Мин яратам сине, Кабан халкым.
Гади кыз мин, гади керәшен кызы,
Гади дә мин, ләкин горур да.
Гадилегем минем табигатемнәндер, бәлки
Горурлыгым үз халкымның берсе булуда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев