Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Энҗе Әхмәтҗанова: «Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә»

25 март — мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Аларга бик еш шигырь дә, җыр да, көй дә иҗат итәргә, режиссер, сценарий язучы да, театр һәм эстрада артисты да, хуҗалык эшләре мөдире дә булырга туры килә.

Тукай әйтмешли, уятмакчы булсаң халык күңелләрен, бу тынгысыз эшне фәкать сәхнәгә гашыйк, башкаларның да кечкенә генә сәләтен күреп, аны үстерү, сәхнәгә чыгару өчен җан атып йөрүче, олысын-кечесен мәдәният учак-ларына тарта белүче генә башкара ала. Алар — халыкка бәйрәм, җаннарыбызга җылылык, шатлык бүләк итүчеләр. Шуларның берсе — Имәнлебаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова. 37 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Энҗе Габделбәровна бу көннәрдә 55нче язын каршы ала. Үзеннән һәрвакыт яктылык сирпелеп тора, энергияле, кызыклы яңадан-яңа идеяләр белән тулы ул.

Ул кечкенәдән җырларга, биергә ярата. Мәктәптә бер генә сыйныфтан тыш чара да сәнгатькә гашыйк булган Энҗедән башка узмый. Кызны медицина өлкәсе үзенә тартса да, бу хыялы күңелендә генә бөреләнми кала. Элек мәктәпне тәмамлагач, класс белән колхозда бер елга эшкә калу гадәте бар иде бит.

«Медицина юнәлеше буенча укырга бик китәсем килсә дә, классташларым колхозда калырга риза булгач, мин дә каршы килмәдем инде. Егетләр — механизатор, кызлар сыер савучы булып эшләдек», — дип искә ала ул мәктәп бетергән елларын.
Яшь кыз үзен алдынгы сыер савучы итеп күрсәтә, җитәкчеләр аның эшен югары бәйләп, район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Менә шушы вакытта ук анда кеше белән эшләү, уртак тел табу, оештыру сәләте орлыклары салына. Энҗенең оештыру сәләтен күреп, ул вакыттагы авыл Советы рәисе Разия апа Илдарханова кызны мәдәният йортына эшкә чакыра.

— Сәхнәгә мәхәббәт әти белән әнидән күчкәндер. Әтием бик матур итеп җырлый иде. Урманчы әтиебез ат белән безне урманга алып бара, ә без имән чикләвеге җыя идек. Аның тавышын Илһам Шакировка охшаталар иде. Әмма ул без үскәч җырламады... Әти, җырла әле, дип аптырата идем. Әнкәй — Түбән Кама районының Чаллыбашы кызы. Гомере буе терлекчелектә эшләде. Сүзгә тапкыр, җор телле, үзе шигырьләр яза, биергә ярата иде. Бик тырыш кешеләр булдылар. 100 баш умарта тоттылар. Без — балалары барыбыз да умарта карарга өйрәнеп үстек. Хәзер үзебезнең балаларга да умартачалык серләрен төшендерәбез, — дип хатирәләргә чумды Энҗе ханым.

Күңелен биреп, зур өметләр баглап, күп көч куеп эшкә керешә ул. Алабуга культура агарту училищесына укырга кереп, режиссер белгечлеген алып чыга. Мәскәү мәдәният университетында читтән торып югары белем ала.

«Университетка укырга кергәч күршедә яшәүче Шәмседоха әби, балам, клубта укымыйча да, болай гына керәләр дә эшлиләр бит, дип кызык итеп әйтеп куйды», — дип елмаеп тагын үткәннәрне искә төшереп алдык.

Авыл клубы Энҗе Габделбәровна эшкә алынганда шактый проблемалы була.

— Клубның тәрәзәсеннән су ага, ул капрон белән капланган, урындыклар җимерек, салкын, аппаратура юк... Чаралар үткәрә башласак, аппаратураны күрше авыллардан барып алабыз. Проект ясатып, газ керттек, элекке тимер-модульле металл корылмалар заводыннан ишекләр барып алдык. Бу эшләрне ирем Илгиз белән бергә башкардык. Ул һәр эшемдә таянычым, киңәшчем булды, хәзер дә шулай. Илшат Фәрдиев депутат иде, ул вакыттагы район башлыгы Ринат Шәехович белән сайлау алдыннан бер очрашуга килгәч, шунда басып аппаратура сорадым. Алар ярдәме белән аппаратуралы булды клубыбыз. Авыл Советы, мәдәният идарәсе көче белән клубка ремонт ясалды, — дип искә ала ул эшкә керешкән елларын.

Балачактан ук авыл тормышын үз иткән Энҗе үз тиңен дә туган авылында таба. Гомер буе колхозда эшләгән Миңсрур апа һәм оста тимерче булган Нургали абый Әхмәтҗановларның төпчек уллары, агроном Илгиз белән тормыш корып җибәрәләр. Шул көннән башлап ике яшь җилкенчәк тормыш арбасын бергә тарта башлый. Илгизе дә — мәдәният хезмәткәре, оста баянчы, авылның мәдәни тормышын бергә тарталар.

— Мәдәният хезмәткәре — үзенчәлекле һөнәр. Ул гаилә белән бергә эшләүне таләп итә, балаларыбыз сәхнәдә үстеләр, дисәм дә, ялгыш булмас, — ди Энҗе.

Чыннан да, нинди генә чара булмасын — Сабантуймы, Авыл бәйрәмеме, Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү бәйрәме, гади генә концертмы — Әхмәтҗановлар гаиләләре белән катнашалар. Гаилә башлыгы Илгиз баянда өздереп уйный, куллары да алтын. Мәдәният йортында төрле түгәрәкләр оештырып, олысын-кечесен җәлеп итәләр. Балаларны, яшьләрне җыр-биюгә өйрәтеп, концертлар белән чыгыш ясыйлар, төрле жанрда спектакльләр куялар. Республикакүләмендәге бәйгеләрдә дә дәрәҗәле урыннар алып кайталар.

Менә 30 елга якын инде Имәнлебаш мәдәнияте йорты каршында Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелегендә «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле эшләп килә. Ике ел рәттән республика фольк-лор бәйгеләрендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. 2016 елда Симферопольдә «Татар фольклоры» фестивалендә беренче дәрәҗә диплом белән кайттылар. «Тарихта эзлебез» фестивалендә район данын яклап Казанда ТР Рәисе алдында чыгыш ясадылар. Энҗе Габделбәровна — районда «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

—Тарихчы, педагог, мәгърифәтче "Таҗетдин Ялчыгол укулары"ның берничә ел рәттән Имәнлебашта үткәрелүе белән без — авыл халкы чиксез горурланабыз. Авылыбыз мәдәнияте бинасы каршында авыл һәм башлангыч мәктәбебезнең тирән тарихы сакланган бик бай музеебыз эшләп килә. Музейда XVII-XIX гасыр кулъязмаларын, эш коралларын, авыл йорт кирәк-яракларын, ул гасырдагы аяк һәм өс-баш киемнәрен Энҗе ханым үзе эзләп табып туплаган. Әхмәтҗановлар — авылыбызның үрнәк, тырыш гаиләсе, — ди авылдашлары Розалия Хафизова.

Бу гаиләдә кечене кече, олыны олы итү, өлкән кешеләргә ихтирам белән карау, нәселдән-нәселгә күчеп килгән туганлык хисләрен саклау зур урын алып тора. Олы уллары Илнар кошчылык белән шөгыльләнә, уртанчылары Искәндәр Казанда яши, юрист. Төпчекләре Ләйсән — укытучы, районыбызда үткәрелүче бик күп чаралар аның катнашыннан башка узмый. Бүгенге көндә Энҗе белән Илгиз балалар, оныкларны көтеп алып, аларның уңышларына куанып яшиләр. Оныклары — Альмир, Рүзәл, Илһам, Нурислан — аларның иң зур куанычлары. Бер-берсен яратып, матур хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, гөл-чәчкәләргә күмелгән, иркен төзек йортта тормыштан канәгать булып яши Әхмәтҗановлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев