Һәрьяктан сәләтле Клавдия Максимова
Кабан-Бастрык авылында күренекле, танылган, асыл затлар байтак, ә менә шигырь язучылар сирәк, Клавдия Максимова кебек «Мин яратам сине, Кабан халкым» дип шигырьләр язучы, аның сүзләренә көй язылып, бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александра Абрамова кебек ул җырларны матур итеп зур сәхнәләрдән җырлап йөрүче гаилә моңа кадәр юк иде әле.
Клавдия Кабан-Бастрык сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, тугызынчы һәм унынчы сыйныфларны күрше Түбән Биш авылы мәктәбендә уңышлы гына тәмамлап, Алабуга педагогика институтына документларын тапшырса да, кире алырга туры килә. Әнисе бик нык авырып китү сәбәпле, үзеннән кечерәк туганнарына ярдәм кирәк була. Шулай итеп, ул язмышын мәдәният белән бәйли. Халык арасында булды Клавдияның моңа кадәр булган гомере. Безнең авыл халкы күмәкләп эшен дә эшләде, ялын да оештыра белде. Бәйрәмнәрдә кичен авыл халкы клуб янына түгәрәк уенга җыела иде. Түгәрәккә, халык күп булу сәбәпле, өчәр кат тезелеп басалар иде. Көндез эшләп ару онытыла. Халык җырыннан авыл яңгырап тора. Ә яшьләр белән клуб эче тулы була.
— Мин мәдәният өлкәсендә уңышлы гына эшләвемдә үзебезнең авыл халкына рәхмәтле. Нинди генә тәрбия формасын, бәйрәм кичәләрен үткәрмим, алар ярдәмгә килде. Минем алыштыргысыз ярдәмчеләрем, киңәшчеләрем — әнием Ульяна Тихонова, Софья түти Батаева, Галина түти Фролова, Александра түти Батаева, Федора Тихонова, Евдокия Пасмурова, Татьяна түти Швенцовалар булдылар. Алар һәр йоланы, һәр җырның көен белеп башкарылганлыктан, һәр бәйрәмебез матур, төгәл, үзенчәлекле үтте. Үз чиратыбызда хәзер без оныкларыбызга шул өйрәнгәннәребезне биреп калдырырга тырышабыз, —дип сагынып искә ала Клавдия.
Клавдия Алексеевна үзе текстын төзеп, авыл халкы белән бергә үткәргән «Йөзек салу», «Питрау кайтуы», «Чук», «Май чабу», «Тройсын», «Кич утырыек, туганай...» дигән бәйрәмнәрне халык хәзер дә җылы итеп сөйли.
— Лаеклы ялга китапханәдә эшләп киттем. Минем хезмәт юлым, халык белән бергә булганлыктан, бик матур, бик якты булды, дип әйтә алам. Ике ул үстердем — Алексей, Юрий, ике оныгым үсеп килә — Ирина, Евгений, — ди Клавдия.
Аның буш вакыты юк, диярлек. Бу елларда 92 яшьлек әнисен һәм оныгы Женяны тәрбияли. Ә көзге, кышкы озын кичләрдә әнисе кырына утырып, икесе бергә борынгы керәшен көйләрен җырлый-җырлый, чигү чигә ул. Чиккән әйберләрен бүләк итәргә ярата.
Шигырь язу — ул һәркемнең күңел халәте, ди. Шигырьләрен Клавдия Алексеевна авыл халкына, әнисенә, балаларына, оныкларына, күбрәк туган җир, туган авылга багышлап, яшьлек хатирәләрен чагылдырып яза. «Кайт авылың Кабанга», «Кайту» шигырьләренә көй дә язылган инде, аны бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александра Абрамова зур сәхнәләрдән матур итеп башкара. Авылыбызның тынгы белмәс, олы җанлы, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк иясе, һәвәскәр иҗатчыбыз еш кына районыбызда үткәрелә торган төрле тәрбияви чараларда, шигырь язучылар бәйгеләрендә катнашырга да вакыт таба. Ә «Зәй офыклары» газетасы редакциясе оештырган «Туган туфрагымнан көч алам» бәйгесендә 16 каләм тибрәтүче арасында Клавдия Максимова җиңүче булды. Йөрәк түреннән чыккан шигырьләрен бик матур итеп укый да әле ул.
Һәрьяктан сәләтле Клавдия үзе һәр эшкә иҗади якын килеп, оныкларын да иҗатка рухландыра. Аның оныклары да шигырьләр язалар, төрле ярышларда катнашалар. Түбән Биш мәктәбендә укучы оныгы Ирина Казанда 17 район катнашкан ярышта шигырь язып беренче урынны алган. Зәй политехник көллиятендә укучы оныгы Женяның да диплом, сертификатлары бик күп.
Гомерен кешеләргә яхшылык эшләүгә багышлаган, шулай ук озак еллар мәдәният учагында кайнаган хөрмәтле авылдашыбыз Клавдия Максимовага киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәвен телибез.
Анастасия Шәймәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев