Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Гомерем сукмаклары. Укучыбыз уйланулары.

(Дәвамы. Башы 3 август санында).

Инеш яры буйлап сәяхәт... Авылым урамнарын кыл икегә бүлеп аккан инеш нәкъ безнең бакча башында кушыла да бер инеш булып Зичә елгасына коя. Ә уртада чирәмлек бүленеп калган. Авылдашларым аны Тау башы дип атый. Балачакта бәбкә саклаган, яшьлегебездә кичке уенга җыйган бик кадерле урын ул безнең өчен. Төп Тау башы белән янәшә Мөкәми тау башы да авылның урман очы дип аталган урамында яшәүче авылдашларым өчен изге урын саналды. Бу ике тау башын Марс абый буасы бүлеп тора. Ул буада бәләкәй чакта су керә идек. Тау битендә бәбкә сакладык, бозау арканладык... Чөнки бу урман очы — безнең оч.

Үсә төшкәч, ни өчен Мөкәми дигән сорауга җавап эзли башладым. Таптым бит мин ул җавапны. Һәм шунысы кызык, безнең гаиләгә кагылышлы булып чыкты бу урын. Кайчандыр ерак бабабыз Мөхәммәтшаның шунда булган нигез-йорты. Чыннан да, ул тау башында чокыр-йорт урыннары бар.

Бәләкәй тау башы да бар әле безнең авылда. Аръякка чыгар басма шуның ярыннан күтәрелә. Гали бабай тыкрыгыннан төшеп китәбез дә Мәктәп урамына килеп чыгабыз. Тау битенең яры тыгыз комнан тора. Аны яр карлыгачлары тишкәләп бетергән. Бәләкәй чакта аларның очканнарын күзәтергә ярата идем. Авылдашларым кирәк-яракка комны шул ярдан ала. Комлы яр ишелеп тора, Бәләкәй тау башы дип аталган чирәмлек кими бара. Инешенең суы чиста, Олы тау башының икенче ярыннан тибеп чыккан Салкынчат чишмәсе инешне саф суы белән туендырып тора.

Яр башы тыкрык хуҗасы Гали бабай үзе Хозыр Ильяска ошаган (минем күзаллавымча) бик сөйкемле, ак сакаллы бик матур бабай иде. Карчыгы Бәнат әби Сарман районы Шыгай авылы кызы кебек истә калган. Балачак истәлекләрен барлаганда, күңелнең әллә кайсы почмакларына кереп урнашкан җанга якын таныш йөзләр — кадерле авылдашларым күз алдына килә.
Тау башы дигәннән, алар бары тик ике яр арасында бүленеп калган тигез җир-чирәмлекләр генә. Авылдашларым шулай зурлап Тау башы дип атаган ул җирләрне.

Авылым гүзәллеге балачак истәлекләрендә, барыбызга да изге, кадерле булган исем-атамаларда, җиләкле тау башларында, ата-бабаларыбызның нигез туфрагында һәм боларның барысын да күңелебезгә сеңдергән, бер бөтен итеп күрә белгән бездә.
Тау башыннан әнкәйгә кагылышлы истәлек куям. 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы, Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылы кызы Фәүзия Сабит кызы Сабитова (Мөхәммәтшина) әнкәемә изге дога булып барып ирешсен...

...Әнкәй белән үзебезнең бакча артындагы Тау башына төштек. Җәйнең иң матур чагы, июль ае. Аяк астында җиләк. Җир җиләге. Берән-сәрән каен җиләге дә очрый. Әнкәй җиргә утырган да үләнне аралый-аралый җиләк җыя. Тып-тын... Күңелләр сөйләшә кебек. Тынлыкны бозарга мин дә базмыйм. Үз җаема җиләк җыям.

Әнкәйнең йомшак кына эндәшкәненә борылып карасам, сагыш тулы яшьле күзләренә тап булам. Ә учында тәгәрәшеп каен җиләкләре ята. Ул елны әнкәй соңгы — олы малае Рафаил абыйны җир куенына тапшырган иде (өч малайның соңгысы). Күңелен нәрсә белән генә юаткандыр...

Каен полосасы

Балачак истәлекләрен саклый торган тагын бер урын — каен полосасы. Авылдашларым аны кызык итеп «Пласа» дип йөртә. Кечкенә чакта бу атама нәрсәне аңлата икән дип уйланганым истә. Ул да булса полоса сүзенең татарчага тәрҗемәсе икән ашытларча. Ак кәүсәле төз каеннар авылыма үзгә бер ямь бирәләр.

Ике ягында да күп вакыт чөгендер басуы була иде каен полосасының. И-и, игеп тә карады инде безнең колхоз (Тукай исемендәге) чөгендерне. 5-6шар гектар бирелә иде колхозчыларга. Безгә, әнкәй укытучы булгач, 1-2 гектар тирәсе тия иде. Тургай тавышларын тыңлый-тыңлый чөгендер матиклый идек. Үзе кызык, үзе бик үк кызык түгел. Беренче каты бетүгә, икенчесе җитә. Юк, бу һич тә зарланып язуым түгел. Таң нурының алсулыгын, иртәнге саф һаваның тәмен, басу юлы тузанының йомшаклыгын балачактан ук күңелгә сеңдергәнбез. Ул әбәт вакытлары: чәй, күкәй, булганда кильки консервасы, завтрак туриста тагын...

Кишәрлеге якыны әбәт утырырга каенлыкка керә. Ак каеннар арасыннан күк гөмбәзенең зәңгәрлеге тагын да җетерәк тоела...

Таллык

Таллык. Олы тау башы һәм Мөкәми тау башы чирәмлегенә ялганып киткән ермак ул Таллык. Икенче төрле әйтсәк, әрәмә. Ни өчен Таллык дип аталгандыр, юкса анда тал гына түгел, балан, миләш, шомырт агачлары да үсә.

Әнкәй, без — бала-чагаларны ияртеп, эреле-ваклы мәктәп укучыларын — сәяхәткәме, төрле үсемлек орлыклары чәчәргәме алып чыга иде. 1 май, 25 май — Соңгы кыңгырау бәйрәмендә төркем-төркем бәрәңге пешерергә чыгабыз...

Җиләкләрдә — туган җир тәме...

Бакчада алма исе... Шуңамы, күңелем балачак эзеннән басу капкасыннан чыгып, урман юлы буйлап йөгерде һәм Алма бакчасына барып керде.

Рәт-рәт тезелеп киткән алмагачлар җәен ап-ак чәчәкләргә күмелсә, көзләрен хуш исле алмасы белән авылдашларымны сыйлый иде. Ул чорда күп авылда булгандыр ул. Ә безнең авылныкы урманга бик ерак түгел басу уртасында урнашкан, шактый зур иде.

Алмалар өлгергәч, авыл халкы алма җыярга алма бакчасына чакырыла, бергәләшеп күңелле итеп уңыш җыела. Ә аннары склад кебекме бинада авылның «кладовщигы» Кирам абый алманы халыкка тарата иде. Бөтен бала-чага шунда бөтерелә. Бик җор телле абзый, кечкенә генә буйлы, боҗыр кебек җитез, уңган-булган авылым агае. Безнең белән шаяртып сөйләшә. Сабый чакта алма бирүче булып истә калса, җиткән кыз булгач, сыйныфташым Рафаил туенда оста итеп яттан шигырь сөйләвенә таң калган идем. Халкымның гәүһәрләре —эшкә батыр, телгә тапкыр авылдашларым. Сез күбәү...

Ул әнис сортлы алманың татлы исе, үзе сипкелле битле алма. Бу — минем балачак, яшьлегемнән штрихлар.

Авылыбызның Алма бакчасы артында урман. Куе, катнаш урман. Урман каравылчысы мин белгәндә Гариф абый Ногманов иде. Авылда затлы, абруйлы нәсел. Ничектер, безнең авыл урманы кагылгысыз халык байлыгы булып истә калган. Рөхсәтсез агач материаллары алып булмагандыр аннан. Ни өчен шулай язам, Югары Пәнәчегә килен булып төшкәч, баштагы елларда андагы урман кадерсезрәк булып тоелды миңа.

Ә урманга кура җиләгенә, шомыртка, урман чикләвегенә йөреп тә куйдык инде. Әнкәйләр иртәнге дүрттән уятып алып чыгып китәләр... Җиләкне бидонга җыйсак, шомыртны чиләкләп җыябыз. Ә чикләвекне кәшәнкәләп арыш капчыгына. Чытырманлыкта, агач башында йөреп аяк-куллар суела, ә барыбер рәхәт. Әнкәй авыл апалары белән чөкердәшеп кайтса, без — бер чама бала-чага үзебезчә шаулыйбыз. Чиләкләр түбәләмә, кайткач мич калайларына салып киптерәсе шомыртны. Мичтә кызарган шомырт тагын да тәмле кебек...
Ә урман кура җиләгенең үзенә генә хас хуш исе һәм тәме тагын. Әнкәй аны урманда кыңгырау чәчәге эченә салып бирә иде...

Мәктәп бакчасының  шомыртлары

Илсөя Бәдретдинованың бик тә популяр «Мәктәп бакчасының шомыртлары» дигән җыры бар. Ә безнең Ашыт авылы мәктәбе бакчасында шомыртлар гына түгел, алма, чия, карлыган, кура җиләкләре дә бар иде. Язларын ап-ак чәчәкләргә күмелгән бакча көзгә таба мул җимешләре белән сөендерә. Рәт-рәт тезелгән карлыган куаклары, койма буенда кура җиләге, мәктәп бинасы артында шомыртлар. Аларның тәме дә, эрелеге дә бер-берсеннән аерыла. Карлыган белән куралык арасында рәте белән алмагачлар. Бакча зур гына. Җиләк-җимеш, агач-куаклары янәшәсендә бәрәңге утыртыр өчен калдырылган участок. Яз көне укытучылар өлкән класс балалары белән (4 класс, чөнки башлангыч мәктәп) өмә ясап бәрәңге утыртканнары якты хатирә булып күңелдә яңара. Ә өмәнең иң тәмле сые —мәктәп ишегалды уртасында казанда пешерелгән яшел суган белән төйгән бәрәңге. Ул бәрәңгенең тәме хәзер дә тел очымда тора. Шуңадырмы, иң яраткан ризыгым да ул минем. Авылым мәктәбен искә алуга, Фәүзия Бәйрәмованың «Кыңгырау» әсәре искә төшә. Андагы озын толымлы Айсылу минем сөекле укытучыларымның җыелма образы кебек... Бигрәк тә әнкәйгә охшатам. Хөрмәтле укытучыларым — Газизә апа, Галимҗан абый, әнкәй Фәүзия, Рая апа. Бер йодрык булып тату-дус эшләделәр. Башлангычны бетереп, күрше Түбән Биш авылы урта мәктәбенә озаткан укучыларының берсе дә йөзләренә кызыллык китермәде. Чөнки тирән белемле, зыялы укытучыларым бик тә таләпчән, гадел иде. Рәхмәт аларга. Мәктәп бакчасында үскән шомырт, алмагачларның ап-ак чәчәкләре кебек керсез, саф күңелле асыл затлар...

Башлангыч мәктәпне бетергәч, без күрше Түбән Биш урта мәктәбендә укуыбызны дәвам иттек. Ә мәктәп данлыклы. Сугыш алды елларында Зәй районында ике урта мәктәп булса, аның берсе — Зәйнең үзендә рус мәктәбе, икенчесе — Түбән-Биштә татар мәктәбе.

Милләтебезгә асыл затлар — Тукай бүләге ияләре — Рабит Батулла, Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләмнәрне биргән мәктәп тә ул. Олимпия чемпионы Федор Симашев урта белемне Түбән Биш мәктәбендә алган. Язучы Хәйдәр Гайнетдин олы абыем Рафаилнең сыйныфташы иде. Горурланмаслыкмы?! Бик көчле укытучылар белем бирде безгә. Инде еллар үткәч, Чаллыда бер очрашуда Рабит Батулла бер статистик мәгълүмат китерде дә залга исәпләп чыгарырга кушты. «Математикагыз начар, сезне Василий Андреич укытмаган», — диде. Шунда, мине укытты, дип кычкырасым килде. Зингаров иде фамилиясе. Җәүһәрия апа, Мәрвәрия апа, Рина Ратуповна, Наилә апа, Лев Яковлевич, ирле-хатынлы Гафият абый белән Гөлнур апа Әхмәтҗановлар, Исмәгыйль абый, Марс абый, Евдокия Павловна, Нина Антоновна... минем сөекле укытучыларым.

Рәмзия Җиһаншина.
(Ахыры киләсе санда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев