Гомерем сукмаклары
Укучыбыз Рәмзия Җиһаншинаның уйланулары.
Гаиләм – изге оям
Яшәү чыганагы кояшның Җир дигән зәңгәр шарны үзенең нурлары белән җылыта башлавына хәтсез гомерләр бит инде. Кемнәр генә килмәгән дә бу җиргә, кемнәр генә китмәгән... Якты кояш астында һәрбарчабызга лаеклы урын бирелгән. Әйе, без бик-бик төрле. Әмма уртагыбыз шул: адәм балаларының һәркайсы – Ана баласы, һәрберебезнең туган җире, нәселе, үткәне, бүгенгесе, киләчәге, тарихы бар.
Табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан Куш-Елга авылы кызы мин. Ә һәммәбез өчен туып-үскән авылы – иң кадерлесе, иң якыны. Салкынчат чишмәсенең челтерәп аккан саф суларын үзенә сеңдергән урман очы таллыгы, киң, дулкынланып утыручы басу-кырлары, балачактан үз иткән тау башлары, иркен болыннары...
Биш балалы бик тә тату гаиләдә туып үстем мин, ике абыйдан соң көтеп алынган кыз бала – ул мин. Әткәй-әнкәйле, ике абыйлы, энеле, сеңелле туган йорт кадерле хатирә булып төшләремә керә. Әнкәй көнаралаш мич тутырып ипи сала. Сырлы калайларда пешкән 5 түгәрәк ипине олы якка мендәр өстенә әйләндереп сала да күәс төбе – таба ипиен кисәкләргә бүлеп өстәлгә куя. Янында яңа аерткан сөт өсте. Өйгә тәмле ипи исе тарала. Барыбызны табынга чакыра. Ә мин...өстәл янына килмичә, мендәргә капланган сырлы ипиләр янында бөтереләм. Калай кырыннан ташыган кетертәвекне кимерәм. Кайчагында әнкәй чүпрәле ипи камырыннан көлчә пешереп ала. Аның тәме... Мич алдында озак кайнашканнан бит очлары алсуланган әнкәйгә, аннары гәҗит тотып самовар артында утырган әткәйгә карыйм да күңелем сөенеч белән тула...
Һәм кулыма китап алам. Әткәйнең шәхси китапханәсе бай. Нинди генә китаплар юк анда! Ул гомере буе китап яратты, кая барса да китап алып кайтты. Мин инде V сыйныфта укыганда ук Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосын укып чыккан идем. Матбугат-басмаларга да әткәй бик күпләп языла. “Азат хатын” (“Сөембикә”), “Ялкын”, “Казан утлары”, “Человек и закон”, “Совет мәктәбе” кебек күләмле басмалар янына “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан”, район газетасы “Дуслык байрагы” өстәлә. “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) белән “Дуслык байрагы” (“Зәй офыклары”) беренче балачак шигырьләрем басылган истәлекле басмалар да әле. Бер ыбыр-чыбыр басма юк. Хәер, ул вакытта җитди булмаган газета-журналлар юк иде.
Ындыр артында – бакча башында гына чирәмлек. Без аны “тау башы” дип йөртәбез. Бары тик безнең авыл халкы гына тау башына төшәм дип сөйләшә. Шул чирәмлектә бәбкә саклыйбыз. Тау башына ияреп таллык китә, аннары урман. Әнкәйләргә ияреп башта кура җиләгенә, аннары шомыртка йөрибез. Урман көзге муллыктан чикләвеге белән дә бүлешә. Болар барысы балачагымның бик кадерле мизгелләре.
Югары Пәнәче – килен булып төшкән авылым. Гафият әти белән Нурзидә әни мине үз кызларыдай кабул итте. Ул туган авылымнан 15 чакрым гына урнашкан. Юк, килен булып төшкәнче, олы кеше – укытучы буларак аяк бастым мин бу авылга. Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, Зәй РОНОсы Югары Пәнәче мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты белгече буларак билгеләде. Куркып кына килгән идем, авыл мине бик җылы кабул итте. Ул да җаныма якын туган төбәгем. Монда гомеремнең күп өлеше үтте. Монда мәхәббәтемне, яраткан эшемне таптым. Монда ике балама – кызым белән улыма гомер бирдем. Әтиләре Гамир белән аларны сөеп-назлап үстердек.
35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог буларак шуны әйтәсем килә: тәрбия, үз-үзеңне табу туган төбәк тарихыннан, гаилә шәҗәрәсеннән башлана. “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, – дип халык юкка гына әйтмәгән, ләбаса. Шуңа күрә дә дәресләремдә төбәк тарихын, гаилә кыйммәтләрен өйрәнүгә күбрәк урын бирәм, укучыларыма үз сүзләрен өздереп әйтә белергә, милләте, нәсел-нәсәбе белән горурланырга тиешлекләренә басым ясыйм. Иҗади биремнәрне бик теләп башкаралар балалар, хикәя, әкият шигырь язабыз бергәләшеп. Мин – аларны, алар мине өйрәтә.
Борынгы китаплар ни сөйли?
Без бүген борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта, чорда яшибез. Артка борылып карарга, үткәнебезне барларга, бүгенгебезгә шөкер итәргә, гореф-гадәтләргә тая-нырга, тарихыбызны җыеп киләчәк буыннарга тапшырырга вакытыбыз да җитеп бетми. Ә бу бик кирәк. Чөнки аларда – яшәеш фәлсәфәсе, чын тормыш.
Әйе, без төрле. Ләкин уртагыбыз бер: без барыбыз да ана баласы, һәрберебезнең туган җире, туган нигезе, авылы, шәһәре, үткәне, бүгенгесе, киләчәккә тапшырасы хәтере, тарихы бар. Бүген моны без эшләмәсәк, кем эшләр?! Шулай итеп, туган ягыма кагылышлы тарихымның беренче сәхифәсен сезгә тәкъдим итәм.
Зәй (Эзәй, Сәй) исеме, нәкъ безнең туган якларыбыз буларак, борынгы кулъязмаларда очрый. Зәй бәклеге Бөек Болгар дәүләтенең бер илчелеге булган. Бүгенге Иске Зәй бистәсе урынында әүвәл зур кальга, ягъни кала-шәһәр булган. Бер яктан текә яры белән Зәй суы, икенче яктан калын урманнары белән чорналган бу кальга-шәһәр кайчан салынгандыр, мәгълүм түгел. Әмма Зәй исеме тарихта ундүртенче гасырдан билгеле.
“...Зәй тамагында бик күп халык яшәгән. Бараж исемле котчыккыч аждаһадан куркып, бу халыклар ватаннарын ташлап, читкә качканнар. Яңа урында алар тагын да матуррак шәһәр корып, аңа Биләр дип исем кушканнар, үзләрен бараж халкы дип атый башлаганнар. Ләкин Аксак Тимер явы килеп, Биләрне җимерә, халкын кыра. Бу сугышта Биләрнең хакиме-Җадыш бәк батырларча һәлак була. Әсир төшкән халык кырыла. Аксак Тимер бары тик Җадыш бәкнең тол хатынын гына ике углы белән исән калдыра. Беренче углы Зөя суы буйларына китеп урнаша, икенче углы Ихсан бәк:
– Мин иске ватаным Зәй буена китәм һәм шунда яңа тормыш корып яши башлыйм, – дип Зәйгә әйләнеп кайта”.
«Дәфтәри Чыңгызнамә»дә шулай бәян ителә. Галимнәр фаразынча, бу әсәр XVII гасырда Ихсан бәкнең оныклары тарафыннан язылган.
Димәк ки, атаклы «Дәфтәри Чынгызнамә» Зәй төбәгендә язылган булып чыга?
«Кымыз, бүзә, көфек эчеп туйганнар;
Зивә җаны Сәй буенда күргәннәр». Бу юлларны мин якташым – язучы Рабит Батулла бәяненнән алдым.
Борынгы тарихыбыз битләрен актарганда тап булган фаразларга таянсак, Зәй исеме тарихта XIV гасырдан гына билгеле булса да, галимнәребез, аерым алганда Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылы зиратына җирләнгән күренекле галим, дин әһеле, туган авылым Куш-Елгада озак еллар мәдрәсәдә белем биргән Таҗетдин Ялчыгол язмаларыннан күренгәнчә («Дәфтәри Чыңгызнамә»дә), Зәй сүзе XII-XIII гасырларда ук телгә алына.
“Ул вакытта Зәйнең олуг бәге Колый углы Байраш хан була. Имеш, шушы Байраш хан бүгенге Баграж янындагы Шәрәтау башына Аксак Тимер өчен йорт, яхшы сарай салып куя һәм, имеш, Тимер әмир Болгарны җимергәннән соң шунда кыш чыга (1395). Галимнәр бу вакыйгага төрлечә карый. Кемдер моны булган хәл, ди, кемдер анын дөреслегенә шик белдерә. Моны бары тик Баграж тавы башында җитди казылмалар уздырганда гына исбат итеп яки инкарь итеп була торгандыр. Ни генә булмасын, бу тарихка язылып куелган бер вакыйга бит инде”.
Менә, без Зәйне эзләп, тарих коесына тагын бер баскыч төштек һәм Зәй тарихы озынаеп, 1395 елга барып терәлде.
Өченче баскыч безне тагын да түбәнрәк, 1212 елларга алып төшә. Ул безне монгол яулары, Батый хан, Кол Гали заманнарына чаклы китерә. Ялчыгол язуынча да, бүгенге кайбер галимнәрнең фикеренчә дә Кол Гали безнең якташыбыз булып чыга.
«...Болгарда асыл шаһзадәләрдән олуг дүрт бәкнең берсе—Габдулла ханның оныгы Мирхаҗи углы Кол Гали... Кол Гали кыргыз даласына качып, аннан атасының йорты Зәй тамагына килә».
Габдулла XII гасырда яшәгән дип уйларга нигез бар.
(“Татар әдәбияты тарихы”, 1984, 1 т., 126 бит.)
— Нишләп соң без тарихи вакыйгаларны бары тик менә шушы, бүгенге Зәй шәһәре урынына бәйләргә тырышабыз? Бу Зәй кешеләренең артык ватанпәрвәрлегеннән килмиме? Бәлки Зәй елгасы буенда тагын берәр шәһәр булгандыр? Документларда бит «Зәй шәһәре» дип төгәл язылмаган,— дип әйтүчеләр дә бар.
«Зәй тамагында, ягъни Зәйнең Чулманга кушылган тарафында тагын нинди шәһәр булды икән? Зәй каласының урнашу урыны: ул тау башында, елга буенда, артында урман, стратегик яктан бик уңай урын. «Зәй тамагы, Зәй ягы» дигән тарихи язмаларны без «Зәй кальгасы, Зәй шәһәре» дип фаразларга гына түгел, ныклы ышаныч белән әйтә алабыз. Зәй бәклегенең башкаласы нәкъ бүгенге Зәй шәһәре урынында гына була ала. Бәс, татар милләтенең әдәбияты, мәдәнияте башында торган атаклы «Йосыф-Зөләйха» кыйссасы безнең туфракта,Зәй төбәгендә яратылган, дип хаклы рәвештә горурлана алабыз».
(«Туган ягым – Зәй төбәге», Рабит Батулла. «Казан утлары».)
Халык хәтере могҗизага тиң
Шушы бик тә борынгы атамалы Зәй елгасының, Зәй төбәгенең иң матур җиренә урнашкан минем туган авылым – Куш-Елга. Бәләкәй чакта аның матур яңгырашлы исем-атамасы миңа бик ошый иде. Исәя төшкәч, атамасы икәү икәненә гаҗәпләндем. Чыннан да, шулай. Рәсми документларда, административ картада Куш-Елга дип йөртелсә дә, авылым халкы, күрше-тирә авыллар аны Ашыт дип белә.
Ике атаманың да күпләребезгә билгеле тарихы бар.
Куш-Елга атамасы авылыма соңрак бирелгән, ләкин ныгытып берегеп китмәгән. Борынгырак Ашыт исеме җуелмый, ә изге амәнәт булып буыннардан-буыннарга тапшырылып килә. Ә безгә – ашытларга бу атама якынрак та әле.
Ә Куш-Елга атамасы турында кайчандыр, Кушнарат – Елга булган дигән фараз да йөри. Имештер, элекке урыннарында инеш суы кипкән дә, куш нарат төбеннән тибеп чыккан чишмә буена күчеп утырган борынгы бабаларыбыз – ашытлар. Һәм шушы фаразга бәйләнеп авылым табигатенең матур бер почмагы атамасы – Иске авыл асты гыйбарәсе килеп чыга.
«Иске авыл асты» атамасы нәрсәне аңлата соң?
Бәләкәй чакта уйнап үскән җир «Иске авыл асты» безнең өчен бер әрәмәлек булса, халык хәтеренә элекке авыл урынын беркетеп калдырган. Күбебез ул урынның ни өчен шулай аталганын уйлап та карамый. Ә чынында, авыл бит башта шунда булган. Һәм аның исеме Ашыт булган. Казан ягыннан килеп урнашканнар безнең бабаларыбыз бу якларга. Һәм, шунысы күзәтүгә лаек, Ашыт елгасы, Ашытбаш авылы Казан ягында, чыннан да, бар.
Аккан су юлын табар
Бер шулай таң атып килгәндә, Зәй елгасының Дала Зәе дип аталган тармагы буйларыннан, Кашкатау яныннан үтеп китәргә туры килде. Тау итәгенә, елга үзәненә ап-ак томан җәелгән. Сихри тынлыкта, томан эчендә утырган агачлар, үлән-чәчкәләр оеп китеп йоклый... Юл буенда утырган авыллар да әле тирән йокыда. Бу күренешкә таң калып, йөрәгем бу минем туган ягым, туган төбәгем дип типте.
Туган авылым урамнарын икегә бүлеп аккан урманның ике ягыннан агып төшкән инешләр бер булып Зичә елгасына коя. Елгабыз турында да берничә сүз әйтеп үтәсем килә. «Зәй» — «елга, инеш, ермак» дигән сүз. Зәй елгасы Писмән, Әлмәт якларыннан агып, Чулманга (Камага) килеп кушыла. Зәйнең иң олы кушылдыгы — Зичә.
«Зичә» — «Зәйчә», ягъни «Кече Зәй» мәгънәсендә булуы ихтимал.
Яңа урында Куш-Елга атамасын юкка гына алмаган туган авылым Ашыт.
Рәмзия Җиһаншина.
(Дәвамы киләсе санда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев