Гөлдән тамган күз яше
Минзәлә педагогика училищесында укыган вакытта бер авылда өч кыз бергә практика үтәргә туры килде.
Минзәлә педагогика училищесында укыган вакытта бер авылда өч кыз бергә практика үтәргә туры килде.
Фатирда бер ялгыз әбидә тордык. Ял көннәрсыдә кич белән клубка да чыга идек. Авыл егетләре белән дә аралашып киттек, алар безне озатып куйды. Көннәрдән бер көнне, өй янындагы чүплеккә күз төште. Кем чыгарып куйгандыр, бер гөл шунда ялгызы гына, бер тамчы суга тилмереп, моңаеп утыра иде. Тузан кунган зәгыйфь яфраклары белән яктылыкка үрелгән үзе. Табигать баласы, гөнаһсыз тереклек иясе, ятим баланыкыдай сагышлы карашы белән безгә — уйнап-көлеп утырган яшьләргә көнләшеп карый сыман.
Кем сине шулай җәфа чигәргә мәҗбүр итте?! Кемгә синең зыяның тиде...
Без аны кызганып, өйгә алып кердек, әби күрде дә: «Кире чыгарып куегыз урынына. Бәлки берәрсе аны сихерләп чыгарып куйгандыр», — ди. Ни хәл итәсең, без аны кире урынына чыгарып куйдык.
Мин ул төнне, шул гөлне уйлап, озак йоклый алмый яттым.
— Нәрсәсенә бик исең китте? — диде кызларның берсе, мине юатырга теләп. — Кемгә кирәге бар аның. Ни чәчәк атмаган, ни үзе матур түгел. Шуңа чыгарып куйганнар инде аны чүплеккә.
Иртәгәсен гөл урынында юк иде мнде. Әллә чүпләр белән бергә аны да алып киттеләрме, әллә берәрсе кызганып өенә алып кердеме... Ул төнне шыбырдап яңгыр явып үтте. Бәлки яңгыр аның тузаннары агызып төшергәч, матураеп киткәндер дә кемнедер үзенә җәлеп иткәндер...
Практика беткәч, без авыл мәктәбе, әби белән саубулашып китеп бардык. Кабат тирән белем дөньясына чумдык. Теге моңаеп утырган гөл дә онытылды. Тулай торакта кич белән экзаменга әзерләнеп утырабыз. Ишек шакыдылар.
— Керегез.
Бүлмәгә озын буйлы, кылдай нечкә кара мыеклы егет килеп керде.
— Исәнмесез!
Бәхетле минутлар! Өнсез-телсез калган минутлар! Бу бит теге авылда безне озатып йөрүче егет — Раил!
Ә бераздан бүлмәдә Раил белән икәү генә калгач, ул сумкасыннан кып-кызыл чәчәк атып утыручы гөлне чыгарды.
— Бу гөл сиңа бүләгем. Теге чүплектә утыручы гөл.
Минем белән бергә гөл дә тәүге тапкыр назлы сүз — исерткеч мәхәббәт сүзе ишетә.
— Яратам!
Гөл оялудан керфекләрен йома. Аның бөтен гәүдәсен, тәнен шундый җиңеллек, рәхәтлек биләп ала.
Әйе, ул чәчәкне күрсәгез иде! Чәчәк түгел, таң йолдызы!
Барысы да аны күрер өчен бүлмәгә җыелды.
— Әйе, нинди матур чәчәк!
Сокланмаган берәү дә калмагандыр. Гөл билгеле, мондый хәлнең буласын көтмәгәндер.
«И кешеләр, ник баштарак мине күрмәдегез, күңелемне аңламадыгыз? Чәчәк аткач, матурлангач кына яныма җыелдыгыз?» Күңеленнән ул шулай уйлады, үзенең ямь-яшел яфракларында ачы һәм тозлы су тамчылары саркып чыккан иде. Алар миңа бу минутта кайнар күз яшьләре булып тоелдылар.
Шул көннән бирле күпме язлар килеп, күпме сулар акты. Шуны гына аңлый алмый һаман, чәчәк нидән елады икән. Шатлыктанмы, әллә.
Фәния Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев